ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

«Туган як» музеенда сугыш китергән кайгы-хәсрәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп,  ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп тылда хезмәт куйган райондашларыбызга багышланган кичә уза.

Бүген 26 апрель көнне, Югары Нурлат микройонында урнашкан 5 нче номерлы башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары, Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте. 

26 апрель көнне халкыбызның бөек шагыйре, татар əдəбиятына нигез салучы Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлап, поселок китапханəсе, мəдəният сарае белəн берлектə, «Шигырь бəйрəме» үткəрде. Тамашачылар арасында урта мəктəп укучылары һəм укытучылары, шигърият һəм əдəбият сөюче миллəттəшлəребез җыелган иде. Бəйрəм мəдəният сарае хезмəткəрлəренең моңлы җырлары һəмТукайның шигъри юллары белəн үрелеп барды. Шулай ук сəхнəдə Г.Тукай шигырьлəрен уку буенча урта мəктəплəрдəн иң яхшы шигырь сөйлəүче укучылар чыгыш ясап, мактауга лаек булдылар, аларның һəрберсенə «Җəлил шəһəр тибындагы поселогы» муниципаль берəмлеге башлыгы Л.М. Бадиков исеменнəн мактау грамоталары тапшырылды.

Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Кванториум" технопаркына экскурсия оештырды.

 

25 апрельдан 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. 

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында ТР ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланган концерт оештырылды.

26 апрель татар халкының бөек улы шагыйрь Габдулла Тукай туган көне уңаеннан Рантамак авыл китапханәсендә "Милләтнең кояшы син, Тукай" дигән китап күргәзмәсе эшләнде,күзәтүләр үткәрелде.

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Зәй эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Һөнәрләр ярминкәсе" дип аталган һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

 

 

Тукай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 кеше яши. Аларның иң өлкәне тиздән 99 яшен тутырачак. Шамил Хәмәтов Калмаш авылында гомер итә. Сугыш ветераннарыннан бер хатын-кыз – Круглое Поле поселогыннан Ольга Левицкая фашист концлагере тоткыны.

25 апрель көнне Шуганка авыл мәдәният йортында шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, аның тормышына, иҗатына  багышланган кичә булып узды. Кичә барышында презентация курсәтелде, шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырылды. "Бичара куян", "Бала белән кубәләк", "Гали белән кәҗә" шигырьләре сәхнәләштерелде. Чара "Туган тел " җыры белән йомгакланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International