ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе
1886 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган. Аның “Туган тел” шигыре татар халкының гимнына әверелде.

Апрель – өмәләр ае. Һәркем – хезмәт коллективлары да, шәхси йортларда яшәүчеләр дә үз тирәсен җыештыра. Өмәләрнең берсендә, төшке аштан соң, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров белән нәрсә эшләнгәнен карап чыктык. 

Ләке авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Президенты  бүләге тапшыру тантанасы булды.

Район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин бүген - 25 апрель көнне Балтач шәһәр җирлегендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Дәһшәтле сугыш елларын кичереп, Бөек Җиңү язын якынайтуда зур өлешләрен керткән, утлар-сулар кичкән ветераннарга чиксез рәхмәтен, ихлас теләкләрен ирештереп, исәнлек-саулык теләде. Бәйрәм белән тәбрикләп, 9 май көнне район үзәгендә оештырылачак чарага чакырды. 

Галиәскар Камал исемендәге театр бинасында “Чирмешәнлеләр“ якташлык җәмгыяте чираттагы очрашуын оештырды.

Районда тулы көченә кыр эшләренә әзерлек бара. Инде арада уңым кырларын ткландыру эшенә керешеп тә киттеләр. Бу очракта һәр техниканың да төзек булуы шарт. Шуңа да хуҗалык белгечләренең техникалар яңарту, булганнарын төзекләндереп сафка бастырганнары имин генә эшләсә ярар иде, дип янып йөргән көннәре. 

Мәктәпләрдә инглиз телен укыту процессын яхшырту максатыннан Республика мәктәпләрендә инглиз телендә мәктәп театры School theatre бәйгесе уза.

17-25 нче апрель көннәрендә барлык мәгариф учреждениеләрендә “Язгы мәрхәмәтлек атналыгы” акциясе булып узды.

29 апрель - шимбә көнне районыбыз җирлегендә "Язгы чисталык икеайлыгы" һәм "Язгы игелекле эшләр атнасы", "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында зур өмә оештыру күздә тотыла. 

Оешма-учреждение һәм хезмәт коллективлары тырышлыгы белән "Сабантуй" паркын тәртипкә китерү, чистарту эшләре планлаштырыла.

Ярышларда 12 шәһәр һәм Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Нурлат, Түбән Кама, Лениногорск, Мамадыш, Мөслем, Саба, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарыннан 12 авыл командалары катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International