2017 елның 19 апрелендә «Нурлат аграр техникумы» ДАҺБУдә «D» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды. Укулар «Нурлат шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» белән шартнамә буенча узды.
28 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан, Балтачыбыз башкаладан мәртәбәле кунаклар, күренекле язучы һәм шагыйрьләр кабул итәчәк. Югары Субаш авылы җирлегенә бару, Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салу булачак һәм район мәдәният үзәгендә «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән әдәби тематик кичә үткәреләчәк.
Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Ранис Вафин Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, ветераннарга бүләкләр өләште.
Хәтер — ул безнең тарихыбыз. Сугыш тарихы кан белән язылган булса да, еллар үткән саен без аны тынычрак кабул итәбез, дәһшәтле сугыш еллары безнең өчен фактлар гына булып тора. Шулай да әлеге канкойгыч вакыйгада катнашкан ветераннарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк.
Соңгы көннәрдә Балтач зиратында карт агач, куакларны кисү, чистарту, тәртипкә китерү, төзекләндерү эшләре дәвам итә. "Чисталык ике айлыгы" дәвамында зират территориясе тәртипкә салыначак.
Әлеге эшләр Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырыла. "Үләгәннәрнең - каберен, исәннәрнең - кадерен бел!" дигән гыйбарә еллар үтсә дә, актуальлеген югалтмый.
2017 елның 19 арелендә «Татавтодор» АҖ Апас филиалының Югары Ослан участогында тракторларга һәм махсус техникага техник карап чыгу уздырылды.
Җиңү бәйрәме алдыннан инде 3 нче ел район Үзәгендә “Үлемсез полк” үткәрелә. Анда мәктәп укучылары белән бергә фронтовик геройларның ортретлары атлый. Аның төп максаты – һәр гаиләгә буыннарның геройларының шәхси истәлеген кайтару.
Вахит авылы мәдәният йортында "Бер картлыкта, бер яшьлектә" дип исемләнгән өлкәннәребез белән берлектә икенче атна рәттән кичке уен оештырылды. Кичәбез элек уйналган күңелле, шаян уеннар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән бик күңелле узды.
Көек авылы китапханәчесе Зилә Ильязова (Нургалиева) районыбызның күренекле шагыйрәсе, журналисты, китаплар авторы, күпкырлы каләм иясе Фәридә ханым Шакирова белән очрашу оештырган. Фәридә ханым Көек авылы халкына үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим иткән, иҗат юлы һәм китаплары белән таныштырган. Очрашуга килгән балаларга "Бирегез миңа түбәтәй!" дип исемләнгән яңа шигырьләр китабы аеруча да ошаган.
Казанда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә “Робосабантуй-2017” Идел буе фестивале узды.