ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию коллективы (җитәкчеләре: Васинкин Эрик Геннадьевич, Давлетшина Лариса Александровна, Йосыпова Алия Раилевна, Кадырова Миләүшә Нафиковна) 22 апрель көнне “Созвездие-Йолдызлык-2017” республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең "Пирамида"да узган Гала-концертында уңышлы чыгыш ясап, I урын яуладылар. Афәрин!!!
 

22 апрель көнне Казанның “Корстон” комплексында Татарстан халыкларының III съезды булды. 
Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Чарага барлык муниципаль берәмлекләрне, милли-мәдәни оешмаларны тәкъдим итүче 730 делегат чакырылган иде. 

Агымдагы елның 21 нче апрелендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”акциясе кысаларында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр белән бүлекчә хезмәткәрләре “Марш добра” исеме астында эстафета уздырдылар һәм тернәкләнүчеләр “Социаль туризм” программасы кысаларында Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда сәяхәттә булдылар. 

Район мәдәният үзәгендә 2016-2017нче уку елында балалар өчен түгәрәкләр эшләде. Районыбызның, бигрәк тә, бистәдә яшәүче сәләтле балалары өчен күптән көтелгән бәхет һәм зур мөмкинлек булды ул. Җыр-моңга, бию сәнгатенә, нәфис сүзгә осталыгы булган балаларның таланталарын ачуда Рәйфә Рамазанова, Галия Йосыпова, Айсылу Асадуллина һәм Эльвира Һадиева җитәкчелегендә төрле яшь балалар өчен түгәрәкләр эшли. 

Юл йөрү кагыдәләрен бозган өчен штрафларны ваытында түләмәүне хәзер электрон рәвештә генә хәбәр итеп була. Махсус техника ярдәмендә автомат рәвештә фотога төшереп, карар чыгарыла һәм административ җаваплылыкка тартыла.

Ярдәмгә ашыгучы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре хәзер өр-яңа “Ашыгыч ярдәм” машинасында йөриячәк.

Иң куанычлысы шул, алар заманча җиһазландырылган, димәк, ярдәмне дә тулы куәтендә күсәтү мөмкинлеге тудырылган. Машина ачкычларын кичә Казан Ратушасы каршында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Әлеге тантаналы чарада районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев та катнашты.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Баланны авылы китапханәчесе Зәйнәп апа Гәйнетдинованың өендә булды.

Балалар кул хезмәтенә өйрәнми үсә, дип зарланырга яратабыз. Кул арасына керә башлагач та, тизрәк үзебез эшләп кую теләге белән баланы читкә этәрәбез. 

Мәктәпләрдә дә элеккеге кебек хезмәт дәресләрендә укучыларга хезмәт серләре төшендерелми, дип чаң сугабыз. Барысын да заманага сылтап, бик ялгышабыз. Бернәрсә дә үзгәрмәде, бары үзебез генә үзгәргәнне аңларга теләмибез. Теләге булганнар баласын кече яшьтән кул арасына да кертә, мәктәпләрдә дә балалар төрле хезмәт күнекмәләренә өйрәнә, аның өстенә теләге булганнар өчен төрле түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге дә бар.

Татарстанда “Россия балалары“ профилактик акция старт алды.

2017 елның 24 - 30 апрель көннәрендә Татарстан Республикасында Европа иммунизация атналыгы уза.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International