ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Транспорт салымын түләмәү район өчен актуаль проблема булып тора. Аксубайлыларның Федераль салым хезмәте алдындагы әҗәтләрен түләттерүгә бәйле суд приставларына кергән күп сандагы башкару документлары да шул хакта сөйли.

25 апрель Рангазар авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән бергә " Без-Тукай оныклары "дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде .1-6 сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.Г.Тукай иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.

1 майдан бакчачылык ширкәтләренә автобус маршрутлары хәрәкәт итә башлаячак. 5 А (сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә), №6 А ( чәршәмбе, шимбә, якшәмбе), №7 А (пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе).

25 апрельдә ТР Журналистлар йортында XX журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм-Хрустальное перо» конкурсы жюри әгъзаларының беренче утырышы үтте.

21 апрель көнне кичен районыбыз мәдәнияте тарихында алтын хәрефләр белән язып калынырлык үзенчәлекле көн булды. 4 ай дәвамында авыл җирлекләре арасында барган "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, сиңа багышлана, Балтачым!" дип исемләнгән үзешчән сәнгать бәйгесенә йомгак ясалды. Район мәдәният үзәгендә Гала-концертның II өлеше белән әлеге фоторепортажда таныша аласыз. https://vk.com/album-122979932_243342176

Яңа Усы авылы китапханәчесе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Без – Тукайлы халык” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук куллану практикасына 1 квартал нәтиҗәләре хакында ачык фикер алышу булды.

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» НО базасында  АО «МСП Банк»  офисы ачылды (далее - Банк), ул кече һәм урта эшмәкәрлеккә  финанс ярдәме күрсәтү һәм  гарантияле яклауга юнәлдерелгән

Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию коллективы (җитәкчеләре: Васинкин Эрик Геннадьевич, Давлетшина Лариса Александровна, Йосыпова Алия Раилевна, Кадырова Миләүшә Нафиковна) иртәгә - 22 апрель көнне “Созвездие-Йолдызлык-2017” республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең "Пирамида"да уза торган Гала-концертында чыгыш ясаячак. 

Районыбыз данын яклаган егет-кызларыбызга, җитәкчеләренә һәм дә әти-әниләренә олы рәхмәтебезне юллыйбыз!!! 

Моннан 31ел элек 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә көчле шартлау була. Аны чистарту эшләрендә 600 меңнән артык кеше була. Безнең авылдашыбыз Сәгыйтов Рафис Әмир улы да катнаша анда. Әлмәт авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре мәрхүмнең хатыны Рузилә һәм кече кызы Айзилә янына хәлләрен белешергә барып, аны искә алып кайттык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International