ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Артабызмы - кимибезме?! ГХАТ (ЗАГС) блегеннән алынган мәгълүматлар сагайта... 

Районыбызда 2017 елга кадәр уңай демографик ситуация күзәтелеп килде, ә киләчәктә балалар саны артырмы?! 

Бүгенге көндә районның демографик хәленә күз салсак, 3 ай эчендә туучы балалар саны 77, бу узган 2016 елның 3 ае белән чагыштырганда 10 балага күбрәк. Беренче балаларын тудыручылар – 25, икенчеләрен – 21, өченче балаларын – 24 әни, дүртенчесен – 7 әни алып кайткан. 2015-2016 елларда туучы бала саны кимеде, чөнки бугенге көндә демографик хәл катлауланган чордагы балалар үсеп җитеп үзләре бала табу яшенә җиттеләр.

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм. Бүгенге көндә унсигез авыл җирлеген берләштергән Балтач муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җаваплы, тынгысыз эшегездә уңышлар, һәр җирдә аңлашу телим. 

Гала-концерт бик үзенчәлекле булды - районыбызның талантлы халкы бер сәхнәдә!!! Афәрин!!! 

"Хезмәтем һәм җыр-моңнарым сиңа багышлана, Балтачым!" дип исемләнгән иҗат бәйгесенең 20 апрель көнне булган беренче кисәгеннән фоторепортаж тәкъдим итәбез. 

Ә бүген - 21 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Сезне Гала-концертның икенче өлешенә - бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасына чакырып калабыз. Рәхим итегез!!!

https://vk.com/album-122979932_243291395

“Сәләт“ балалар иҗаты үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә акция барышына, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. 

«Язгы мәрхәмәтлелек айлыгы» кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары балигъ булмаган 7 бала белән Кнәз китапханәсенә экскурсиягә бардылар.

 

24 апрель көнне Бөгелмәнең үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте

20 апрель көнне Район Советының утырышлар залында бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булды.  Комиссия утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: 1. Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлеше турында (икенче укылыш).  2. Балтач муниципаль районының 2017 елның беренче кварталына бюджет үтәлеше турында.  3. Балтач муниципаль районының 2017-нчы елга, 2018-2019-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.  Әлеге өч көн тәртибе буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.

Бөек Ватан сугышының авыр, газаплы көннәре онытылырга тиеш түгел.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары конкурсында 2нче урта мәктәпнең “Светофорики” командасы җиңеп чыкты. Танкеевка мәктәбе филиалы һәм 1нче мәктәп командалары икенче һәм өченче урынны алдылар.

Балалар һәм яшүсмерләр игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итүне максат итеп куйган чара берничә этаптан торды. Беренче этапта һәр команда үзенең визит карточкасын күрсәтте. Шигырьләр, җырлар, видеороликлар барысын да юл йөргәндә игътибарлы булырга өндәде. Конкурста катнашучылар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә битараф булмавын күрсәтергә тырыштылар, моны аеруча “Пчелки” командасы (1нче мәктәп) уңышлы башкарды, икенче урынга – “Светофорики” (2нче мәктәп), өченче урынга “Зебра” (Полянка мәктәбе) командалары чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International