ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Безнең район делегациясе Татарстан халыкларының III съезды эшендә катнашты. 

Аңа район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев җитәкчелек итте, делегация составына милли җәмәгать оешмалары җитәкчеләре Алексей Тюленев, Җәмил Мөхәммәтшин, Арутюн Багдасарян, Татьяна Смирнова, Валентина Якличева керде.

Апрель ае - чын мәгънәсендә шигърият вакыты! Иҗат, күңел күтәренкелеге өчен дә менә дигән ай ул!

Әдәбият җиһанында бик күп сүнмәс-сүрелмәс йолдызларын кабызган тармак та ул! Ни өчен сүземне шулай башладыммы, чөнки язның икенче аена аяк атлау белән без бер-бер артлы әдәбиятка зур өлешләрен керткән олуг шәхесләребезнең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез! Туган ягыбызның мәшһүр кешесе, якташ-язучыбыз, журналист - Фәридә апа Шакированың гомер бәйрәме белән башланып китсә, озакламый татар улы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның да 131 еллыгын билгеләп үтәбез. 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:

Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Чепья авыл китапханәнәчесе бүгенге көндәге лаеклы ялдагы китапханәче Гайфуллина Гөлнара янында булып кайтты. Китапханә яңалыклары , яңа вакытлы матбугат белән таныштырып, китапларын алыштырып өлкән яшьтәге китап укучыларның хәлләрен белеп тору китапханәнең матур гадәтенә әйләнде.

Балтач үзәк балалар китапханәсендә "Бөтенроссия кичке китапханә" акциясе кысаларында “Кичке китапханә серләре” дип аталган уен-тамаша узды. Чарага килгән кунакларны клоуннар Шалапай белән Шалун каршы алып, балалар китапханәсенә алып керделәр. Уку залында аларны урман җәнлекләре Керпе, Бүре, Урман патшасы табигатьне саклауга юнәлтелгән төрле уеннарда сынадылар. Ә Кылый белән Карлсон кунакларга үз уеннарын бүләк иттеләр. Чарабыз интернеттан алынып, табигатьне саклауга багышланган “Родничок” диелгән мультфильм карау белән төгәлләнеп, туган якка сак караш тәрбияләргә ярдәм итте.

«Язгы игелек атнасы» - «Яраткан китапларны гаилә белән бергә уку»

Россия Федерациясе Президенты Указы белән Бөгелмә шәһәр суды рәисе итеп Ленар Хәсәнов билгеләнде

Агымдагы елның 20нче апрелендә Рәсәй күләмендә узучы донорлар көне уңаеннан “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен түгәрәк өстәл артында донорлар белән әңгәмә уздырды.Чараны бүлекчә җитәкчесе Тәнзилә Зәкиева донорларның кирәклеге турында сөйләп башлап җибәрде. Медицина ягыннан кан һәм плазма бирү, анын нинди максатларда кулланылганын бүлекчәнең шәфкать туташы Лимуза Фәхретдинова аңлатты. 

Татарстан Росреестры Бердәм консультация көне үткәрде.

26 апрель -  Габдулла Тукай туган көне. Карашай Саклау авылы мәдәният йортында Тукайның иҗаты белән таныштыру максатыннан :" Тукай - безнең белэн" дигән исемдә башваткыч үткәрелде.Карашай Саклау мәктәбе татар теле укытучысы Назарова Алсу һәм 5-8 сыйныф укучылыры катнашты.Китапхәнәче Гимаева Халидә китап күргәзмәсе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International