ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

14 сентябрь  көнне “Укучының  мәдәни көндәлеге” Проекты кысаларында мәдәният хезмәткәрләре Балтач гимназиясенә һәм Балтач мәктәбе укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрделәр. Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре укучыларны Татарстаныбыздагы һәм районыбыздагы мәдәният учаклары , көндәлек белән эшләү тәртипләре турында әйтеп киттеләр. Район мәдәният үзәге методисты  Рәхимә Габдрахманова мәдәнит үзәгенең эшчәнлеге турында сөйләде, балаларны үзәктә оештырылган түгәрәкләргә йөрергә  чакырды. Сәнгать мәктәбеннән килгән укыту һәм тәрбия эшләре урынбасары Айгөл Сөләйманова мәктәп тормышы  белән таныштырды. Дәресебез  Казанның, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының истәлекле урыннары турында баетылган презентация белән үрелеп барды. Балаларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды, укучылар дәрестән бик күп мәгълүмәт алып таралыштылар.  

Чепья зурлар китапханәсендә терроризм айлыгы кысаларында терроризмның кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный  һәм аларны белергә кирәклекне аңлату максатыннан "Вместе против террора" исемле стенд эшли, "Терроризм угроза века" исемле китап күргәзмәсеннән китаплар, брошюркалар тәкъдим ителә, ялгыз яшәүче өлкәннәребезнең өйләренә барып аңлату эшләре алып барыла, брошюркалар, белешмәлекләр бирелә.

“Шатлык” приютында кече балалар группасында юл кагыйдәләре буенча “Светофория иленә сәяхәт” темасына чара үтте.

Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;

г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;

д)  ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;

Кайбыч районы басу-кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында. 

15 сентябрь көнне Район балалар китапханәсендә мәдәният дәресләре узды. Әлеге чара Байлар Сабасының гимназия һәм сәләтле балалар мәктәбенең 1сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” бүләк итү хөрмәтенә үткәрелде.

Сезне Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге тарафыннан оештырылган "Бизнеска административ басым дәрәҗәсен бәяләү" дигән социалогик сораштыруда катнашырга чакырабыз.

 

Киләсе атнадан шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективларының шушы исем астындагы фестиваль-конкурсына старт биреләчәк.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2017 елның 1 августында кабул ителгән 535нче номерлы карары һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2017 елның 14 сентябрендә кабул ителгән 8-05-п/186 номерлы карары буенча «Россиянең цифралы сәнәгать индустриясе  2017» конференциясен  үткәрү буенча чыгымнарны каплар өчен субсидияләр алуга гаризәләр кабул ителү даталары билгеләнде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International