ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

15нче сентябрь көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә тәрбия эше буенча бу уку елында гына билгеләнгән директор урынбасарлары өчен “Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: вазифалар, бурычлар, җаваплылык “ исеме астында методик берләшмә утырышы үтте.

Бүген Kazan Legal 2017 халыкара юристлар форумының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил Борис Титов, Россия Федерациясе Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» адвокатлар бюросы Партнерлар комитеты рәисе Дмитрий Афанасьев, Европа Советының Гадел хөкем нәтиҗәлелеге буенча Европа комиссиясе рәисе Георг Штава, Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе  Владимир Груздев һәм башкалар катнашты.

РФ мәгариф һәм фән министрлыгы "Кванториум" балалар технопаркы проектын тормышка ашыруга грант бирде. Балалар технопаркы "Тарих маршруты" дигән интерактив материаллар белән Татарстан Республикасының тарихи мәдәни мирасы турында мобиль кушымта булдырган.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2011 №1178 карары белән расланган Электр энергетикасында җайга салынучы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя хасил итү нигезләренең 87 пункты, шулай ук Россия ФТХнең 11.09.2012 №209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләрнең (алга таба – Методик күрсәтмәләр) 7 пункты нигезендә территориаль челтәр оешмаларына технологик тоташтыру максатлары өчен электр челтәрләре хуҗалыгының объектларын төзүгә киткән чыгымнар турында, электр челтәрәре хуҗалыгы объектларын төзүгә бәйле булмаган, технологик тоташтыру буенча чараларны башкаруга киткән чыгымнар турында җайга салуның алдагы өч чоры өчен белешмәләрне, Методик күрсәтмәләр нигезендә, һәр чараның бәясен аерым исәпкә алып, шулай ук кулланучыларның категорияләренә, электр челтәрләренең көчәнеш дәрәҗәләрен бүлгәләп, чираттагы календарь елына мондый чыгымнар турында фаразый белешмәләрне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.

Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

 

 

2017 елның 04 сентябрендәге № А65-29853/2016 эш буенча Унберенче арбитраж апелляция суды карары нигезендә эш буенча яңа суд акты кабул ителде: "Комсервис идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә (алга таба – дәгъва белдерүче, "Комсервис идарәче компаниясе" ҖЧҖ) "Жилсервис идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән (алга таба – җавап бирүче, "Жилсервис идарәче компаниясе" ҖЧҖ) 644 802 сум 69 тиен күләмендә нигезсез байлыкны түләттерүдән, "Жилсервис ИК" ҖЧҖдән "Радужный" ТК милекчеләреннән ТР Осиново бистәсенең Садовая урамы буенча 11 номерлы күпфатирлы йортта "агымдагы ремонт" һәм "торак бинада уртак мөлкәткә техник хезмәт күрсәтү" статьялары буенча алынган акча күләме турында белешмәләр таләп итүдән баш тартырга

2017 елның 15 сентябре көнне Тр җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссия утырышы узды.

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, кцнбатыштан  4-9 м/с. Минималь температура төнлә +7..+12º,максималь температура көндез  +16..+21º.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

Чепья балалар китапханәсендә терроризм айлыгы кысаларында кече яшьтәге балалар өчен  "Вместе против террора" исемле стенд янында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында сорауларга төгәл җаваплар бирүләре, балаларның терроризм турында хәбәрдар булулары сөендерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International