ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Атом хезмәткәре сәнәгате көне Президент Указы белән 2005 елның 3 июненнән булдырыла һәм ел саен билгеләп үтелә. 

Бикләндә «Сабан туе чишмәсе» төзекләндерелде

Әмәкәй авыл мәдәният йортында укучылар белән "Терроризм - угроза обществу" темасына әңгәмә булып узды.

27-28 сентября активистами РДШ и педагогом-организатором Кочергиной З.Б были проведены интерактивные уроки «Что такое энергосбережение и энергоэффективность?», направленные на популяризацию рационального использования энергоресурсов в быту. Уроки прошли в 6-7 классах. Учащиеся ознакомились с 10 правилами энергосбережения. Так же активистами РДШ  в отрядах была проведена тематическая игра «Дом с умом».

Үзәк китапханә хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар йортында "Сөмбелә" дип исемләнгән көз бәйрәме үткәрделәр, үзләренең күчтәнәчләрен калдырдылар.

Өй туе - һәрвакыт бәйрәм!

Күптән түгел Казанда “Пирамида” комплексында социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар.

Райондагы барлык сәламәтлек саклау һәм балалар оешмаларына, социаль учреждениеләргә җылы бирелде.

Сентябрь дә әллә ни җылыга кинәндермәде. Бу атнада бигрәк тә салкын. Шуңа күрә биналарга җылы бирү тизләтелде. Хәер, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты, Салмандагы балалар приюты биналарында байтактан инде газ ягалар. Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлгенә Билалова әйтүенчә, райондагы  31 балалар бакчасында да сентябрьнең беренче яртысында ук җылы җибәрелгән булган. Бу атна башыннан барлык мәктәп биналары да җылынды.

26 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Экология һәм җәмәгать урыннары елы уңаеннан, "Туган як табигатеңне сакла"дигән табигатькә карата күзәтү үткәрелде. Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Икенчедән, кеше балачагыннан ук  үзендә табигатькә сак караш  тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә  һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк .

5 октябрьдән 15 енә кадәр – “Подписка декадасы”нда 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен “Әлки хәбәрләре”нә арзанрак бәядән язылып калырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International