ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмнең төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың шәхесе формалаша торган чоры. Сәламәтлекне чыныктыру,  әйлә-тирәне танып белү, үз үзеңне хөрмәт итәргә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур. Шул уңайдан Айдар мәдәният йорты директоры һәм китапханәче өчен  Айдар "Ромашка" балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән  котларга мөмкинлек туды.

Аларга нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшләрендә зур уңышлар, киләчәк көннәрендэ дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килүен, якыннарының кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәүләрен теләдек.

26 сентябрьдә «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында, Субаш авыл китапханәсендә,авыл  клубы белән берлектә, сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән "Без төрле - ләкин без бергә" дип исемләнгән әнгәмә үткәрелгән. 

Әлки районының "Базарлы Матак" ИК" ҖЧҖ карата үткәрелгән планлы тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлүен тикшерү нәтиҗәләре хакында

Республикабызда «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы» башланды. Шул уңайдан Баландыш төп гомуми белем биру мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары Гилазова Э.Р. җитәкчелегендә  өлкәннәребезгә ярдәм иттеләр.   Балалар  бакчаны казып, кишер, чөгендер уңышын җыеп алдылар.  Атна дәвамында изге эшләр дәвам итәчәк.   

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясенең утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

 

1 октябрьгә кадәр федераль  льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәт күрсәту җыелмасын (соцпакетны)  калдырырга яисә аннан баш тартырга һәм акча алырга.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан “Әлки хәбәрләре” газетасы 6 октябрьдә “Турыдан-туры элемтә” үткәрә.

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» кысаларында Урта Мишә авылы китапханәсе, клуб мөдире белән берлектә, тыл ветераны Валиуллина Сәрия әби белән очрашуга бардылар. Ул хәзергесе вакытта балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә, аларның яратуын тоеп яши, балаларына изгелек теләп догалар укый. Изгелекләр кылып яшәү атнага түгел, ә гомергә сузылсын иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International