ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә “Бердәм Россия” партиясенең  җирле бүлеге секретаре Александр Никошин ике райондашыбызга партия билетлары тапшырды.

Кеше сәламәтлеге сагында торучылар дигәндә, гадәттә, ак халатлы шәфкать ияләрен күз алдына китерәбез. Әмма авыру тормышы өчен көрәштә аеруча осталык, хезмәтеңне тирәнтен белүне таләп итә торган тагын бер һөнәр ияләре бар, алар – ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр.

 

В 3 группе соревновались 13 районов. Команда Тюлячинского муниципального района  заняла 1 место.  2 место – Команда Высокогорского района, 3 место – Алькеевский район, 4 место – Новошешминский район. Поздравляем нашу команду с победой!

31 нче октябрьдә Татарстан Республикасында  көндез һәм төнлә секундына 15-20 метр тизлектә җил.

Узган атнаның шимбәсендә  лениногорскилылар “Хезмәткә һәм оборонога әзер бул” бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге фестиваленә кушылды. Яшьләр, олылар, предприятиедә эшләүчеләр һәм студентлар – барлыгы йөзгә якын кеше ГТО нормативлары тапшырды.

Аны әлбәттә истә калырлык итеп үткәрү өчен оештыручылардан бик зур фантазия һәм әзерлек сорала. 27 октябрь көнне Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Көзге бал” кичәсе үткәрелде. Кичәдә балалар төрле кызыклы, мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар. Әлеге конкурслар белән алар үзләренең иҗади эшчәнлекләрен күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International