ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Югары Ослан районында республиканың төп документы Конституциянең законнарын һәм нигезен өйрәнүгә багышланган төрле чаралар оештырыла. 16 мәктәптә депутатлар һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында  парламент дәресләре узды. Аларда 330 кеше катнашты.

Баландыш төп мәктәбендә тәнәфесләр күңелле һәм файдалы үтә. Тәҗрибәле педагог – оештыручы Фәнүсә Гәбделбәровна башлангыч сыйныф укучылары белән татар халык , хәрәкәтле уеннар оештыра.Һәр баланың теләгенә һәм яшенә туры килә торган әлеге уеннар укучыларны ял иттерә, эшләү сәләтен арттыра.

“Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев исемендәге Габишево урта мәктәбе” МБОУның 2 сыйныф укучылары өчен Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена экскурсия оештырылды

27 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "Татарстан Республикасының Конституциясе: 25 еллык тарих" дип исемләнгән парламент дәресе үткәрелде.
Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ахтямзянов А.Р. башлап җибәрде, ә 11 сыйныф укучылары алга таба дәвам итте.Дәрес презентация күрсәтү hәм дискуссия формасында оештырылды. Дискуссиядә барлык мәктәп укучылары да катнашты. Укучыларда бу тема зур кызыксыну уятты, алар тарафыннан бик күп сораулар бирелде. Шул рәвешле, дәрес мавыктыргыч, ә иң мөһиме, нәтиҗәле узды.

"Козге бал"

Бүген  бөтен мәгариф учреждениеләрендә дә парлемент дәресләре булып үтте. Шул исәптән, Баландыш төп мәктәбендә дә. Әлеге дәрес - әңгәмәне җәмгыять белеме укытучысы Хузин Й.Р. алып барды. Дәрес “Конституция – илнең төп законы “ темасы астында үтте. Әңгәмә  видеосюжет һәм презентация белән үрелеп барды.

30 октябрь көнне Иске Гришкин авыл китапханәсендә авыл жирлеге башлыгы Мамакова В.В. һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Хәтер булып кайта язмышлар...” исемле репрессия корбаннарын искә алу сәгате үткәрелде.

Яңа Усы авылы китапханәчесе, ТАССРның төзелүенә100 ел тулуга багышланган, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” исемле интерактив уен үтткәрде.

2016 елның 16 нчы октябрь көнендэ Тактамыш  авылында яшәүче тыл ветераны Потапова Мария Федор кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мария апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Әбде авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International