ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасында 12 ноябрьдә гомуми савым 3121,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 168,4 тоннага күбрәк.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.     

Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3790 кеше килгән, 3492 пассажир киткән.

16 ноябрь көнне Казан шәһәрендә “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” җәмәгать оешмасының туган көненә багышланган тантаналы чара узды.

15 ноябрь  көнне Олы Нырсы  гомумбелем бирү мәктәбенең физик тәрбия укытучысы  белән  берлектә китапханәче  Гиниятова Л.Г.  укучылар арасында  “Сәламәт тәндә -сәламәт  акыл” девизы астында“Күңелле уеннар” уздырдылар. Әлеге уенда 5-6 сыйныф укучылары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Җитезләр” командасы  җиңү яулады!

Район юлларында “Җәяүле, сак бул!” дигән профилактика чарасы бара. Ул 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Очрашу барышында китапханәче балаларга көз аена кергән барлык айлар турында да яхшылап сөйләде. Балалар бик теләп агачлар, яшелчәләр темасына багышланган табышмакларга җаваплар таптылар һәм көз турында шигырьләр, рәсемнәр ясадылар. Шулай ук китапханәдә бу көнгә багышлап күргәзмә эшләнде.

2017 елгы Программа буенча КФЙ капиталь ремонтлауны төгәлләү

Балалар республика клиник хастаханәсендә Халыкара җитлекми туган балалар көне чикләрендә җитлекми туган балалар туу мәсьәләсенә халык игътибарын тарту буенча чаралар узды.

Югары Ослан районы Башкарма комитеты хәбәр итә: 24 нче ноябрьдә сәгать 14.30 да Югары Осланның Чехов урамы, 18 нче йортта шәхси эшмәкәрләрне контроль-касса  техникасын куллану кагыйдәләрендә үзгәрешләр кертелүе һәм 2003 нче елның 22 нче маенда чыккан №54-ФЗ ның яңа редакциясе турындагы семинар булачагын искәртә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International