ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Хәзерге заманда бик еш ишетелгән  бу  сүз нәрсәне аңлата соң? Коррупция – шәхси максатларда ачык  мөмкинлекләрдән файдалану дигән  сүз  ул. 14 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә, “Нәрсә ул коррупция” исемле күргәзмә куелды.

  

Яңа ел алдыннан ни теләсәң шул тормышка аша диләр... Ә Сез бүләккә нәрсә алырга теләр идегез? “Алтын көз” үзәге белгечләре “Кыш бабайга хат яз” хәйрия акциясе кысаларында ведомство һәм ведомствоара исәптә торучы балаларга әлеге сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Үз хатларында балалар үз хыяллары турында, Кыш бабайдан бүләккә нәрсә алырга теләүләре турында сөйләделәр. Алар Кыш бабай бар хыялларны үтәр һәм сюрприз алып килер дип ышаналар.

Теләченең 3нче балалар бакчасы педагоглары балаларда комда уйнауга кызыксыну уятырга омтылалар. Бу уеннар өч яшьтәгедән башланган балалар белән уздырыла, һәрбер төркемдә ясалма ком корабы булдырылган. Ком терапиясен педагог- психолог, логопед үз эшләрендә бик еш кулланалар.Ин әһәмиятлесе баланы кызыксындыра белү. 

Әбүнәчеләребезне “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үткәрә торган “Языл һәм телевизор от!” акциясендә актив катнашырга чакырабыз.

Теләче муниципаль  районы белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә сулыкларда  куркынычсызлык чаралары айлыгы  игълан  ителде.  Шул  исәптән, безнең Шәтке  балалар бакчасында да айлык дәвамында үткәреләсе  чаралар планы төзелде. Әлеге чаралар балаларның көзге һәм кышкы чорда  куркынычсызлыгын тәэмин итүне максат итеп куя.Балалар һәм әти-әниләр белән төрле әңгәмәләр,  чаралар планга беренче булып кертелде.

Күп еллардан бирле олы Мәми авылында төзелеп бетмәгән бина авыл күренешен бозып торды.

Арча районында гражданнарның үзара салымы программасы уңышлы эшләвен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та Дәүләт Советына еллык юлламасында мактап үткән иде. Безнең район тәҗрибәсен Буа һ.б. районнардан да килеп өйрәнеп киттеләр.

12 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Моңнар агыла туган якта” фестиваль концерты булып узды. “Самавыр агарттым әле, Су буена төштем дә” дип исемләнгән фольклор күренеш, үзешчән җырчыларның моңлы җырлары, бию төркемнәренең дәртле биюләрен тамашачы көчле алкышларга күмде.

2017 елның 3 августыннан 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “Иң яхшы комбайнчы” дигән конкурс үткәрде.

14 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү  мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән суда, су буе объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү  темасына сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Р.Г.   балаларны су буйларында үтәлергә тиешле куркынычсызлык  кагыйдәләре белән таныштырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International