ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Атна буе  Матюшино урта мәктәбендә «Ветераннарга  котлау» акциясенә әзерлек барды. Укучылар технология укытучысы белән берлектә бәйрәм открыткалары әзерләделәр, аларга матур теләкләр яздылар.
Акция кысаларында 7 май көнне мәктәп укучылары Садеева Л. А. белән барлык ветераннарга да, ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф теләп, открыткалар өләштеләр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү көне алдыннан Мәскәүгә бару – балаларга яхшы укулары, олимпиадаларда, спорт ярышларында призлы урыннар алганнары өчен бүләк булды.

Бүген Чистай шәһ. ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрде, аларның икесе ЮТҺ урынында вафат булды. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә Чистай үзәк район хастаханәсенә тапшырылды.

ЮТҺ урынына Чистай шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 2 фельдшер бригадасы чыкты.

7 нче май көнне Бөек Җиңү бәйрәменең 73 еллыгын Песәй авылы  халкы бик  матур итеп бәйрәм итте. 

25 апрель көнне “Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең актлар залында хезмәт коллективы җыелышы узды.   Җыелыш барышында учреждениенең җитештерү эшчәнлегенә, 2017 елның  күмәк шартнамә үтәү шартларына йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар билгеләнде.

25 апрель көнне “Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең актлар залында хезмәт коллективы җыелышы узды.   Җыелыш барышында учреждениенең җитештерү эшчәнлегенә, 2017 елның  күмәк шартнамә үтәү шартларына йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар билгеләнде.

Сугыш һәм тыл ветераннары Доровских Михаил Петрович, Корбанова Сәрвәр Нәгимовна, Загиева Гайшә Габделганиевна, Горбунова Елена Семеновна 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, республика күләмендә уза торган "Урман утырту көне” исемендәге табигать саклау акциясендә катнаштылар. Бүген бу акция , урманнарны торгызу фикеренә ваемсыз калмаган, республиканың 30 мең яшәүчесен берләштерде. Кешеләр агачлар утыртырга урманнарга, урман-паркларга һәм аллеяларга, яшәү территорияләренә чыктылар. Бу акциянең максаты булып, республикада урман ресурсларын тагын да күбәйтү һәм гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү,  аны саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын яллау, экологик ситуацияне һәм кеше яшәү тирәлеген яхшырту тора.

Әлеге проектка әзерлек буенча киңәшмә район башлыгы, наркоманиягә каршы комиссия рәисе Рәгать Хөсәенов кабинетында үтте.

Нәрбер халыкның истәлекле көннәре, хәтердә уелып калган даталары була. Рәсәйдә яшәүче барлык халык өчен андый даталарның берсе булып Бөек Ватан Сугышы тора. Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Инна Гатина  10 нчы санлы социаль участокта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбиләнелүче балалар өчен “Барысын да искә төшерик” дип аталган чара уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International