ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Аграрийлар өчен иң җаваплы чор – елны туйдырырлык көннәр башланды.

9нчы май көнне шәһәребезнең үзәк урамында җиңел атлетика буенча эстафета узачак.

Казан медицина көллиятендә «Иң яхшы урта медицина һәм фармацевтик белемле белгеч-2018» һөнәри осталык конкурсының республика этабы узды. Чараны Татарстан Республикасының Шәфкать туташлары ассоциациясе  президенты Аида Сафина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белеме һәм аттестация бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Гөлүсә Козырова һәм Казан медицина көллиятенең директоры, м.ф.д. Зөһрә Хисамутдинова ачтылар.

Бүген Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, Район балалар думасы активситлары һәм “Форпост” активистлары  “Георгиия тасмасы” акциясен мэриядә дәвам иттеләр. 

9 нчы майда Биектау районы үзәгендә совет халкының Бөек Ватан сугышындагы җиңүенә багышланган тантаналы митинг уздырылачак.

Бүген Яр Чаллы шәһ. «Ветераннар өчен госпиталь» ДАССУдә Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдында традицион бәйрәм узды. Бу вакыйга учреждениенең биналарында үз сәламәтлекләрен яхшырткан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчеләре өчен генә түгел, ләкин өлкән буын  кешеләре сәламәт булсын дип, үзләренең көчләрен һәм белемнәрен куйган бөтен персонал өчен дә аерым мөхимлекле.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арча районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Һәрбер ветеранга азык-төлек җыелмасы, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Файзрахманов исеменнән котлау открыткасы тапшырылды.

   Бөек Җиңүнең 73 еллыгы унаеннан, Балык Бистәсе муниципаль районындагы “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре волонтерлар белән берлектә район халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм “Георгий тасмасы” бүләк  иттеләр.

Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары метрологларының иҗат активлыгын стимуллаштыру, аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетенциясен үстерү максатларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" федераль бюджет учреждениесе 2018 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" номинациясе өлешендә "Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүдә зур өлеш өчен" номинациясе буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы уздырылуы хакында игълан итә.

Конкурста җиңүчеләргә "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы-2018" дипломнары тапшырылачак. Конкурста җиңүчеләр турында мәгълүматлар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ сайтларында урнаштырылачак.

Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының метрология өлкәсендә эшләүче һәм биләнә торган вазыйфасында кимендә 3 ел эшләгән белгечләрне конкурста катнашырга чакыра. Конкурста 4 елга бер мәртәбәдән артмаган ешлык белән катнашырга ярый.

Конкурста катнашу өчен предприятиегә "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" номинациясе өлешендә "Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүдә зур өлеш өчен" номинациясе буенча  "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы турында расланган нигезләмәгә туры китереп, "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ адресына метрология хезмәте белгеченә хат һәм сыйфатлама-анкета җибәрергә кирәк.

Мондый хатны һәм сыйфатлама-анкетаны җибәрү срогы – 2018 елның 15 маена кадәр (соңгы көне), "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ адресы: 420029, Казан ш., Журналистлар ур., 24 й, 219 бүлмә, канцелярия.

Барлык сораулар белән дә метрологик тәэминатны оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итәсе. Элемтә өчен: Калистратова Алла Сергеевна, тел. (843) 291-08-32.

Конкурска йомгак "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" номинациясе өлешендә "Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүдә зур өлеш өчен" номинациясе буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы турында расланган нигезләмәгә туры китереп, конкурсны оештыру комитеты тарафыннан ясалачак.

Татарстан Республикасы белгечләрен "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы-2018" конкурсында катнашучылар арасында күрергә шат булырбыз.

Сездән анкеталар көтәбез һәм уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International