ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры коллегасын федерация башлыгы вазифасына билгеләнүе белән котлады.

    21 май көнне Кама Тамагы татар һәм Кама Тамагы рус урта мәктәбләрендә, Кама таңнары социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә кече суднолар дәүләт инспекциясе җитәкчесе Алексей Ананьев һәм инспектор Нияз Нуриев ТНВ телеканалы журналистлары белән берлектә коену сезоны алдыннан  очрашу үткәрделәр. Очрашу коену сезонында суда коену кагыйдәләрен саклауга багышланган иде.     

Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше ел эчендә 2017 нче ел белән чагыштырганда 30 – 40 процентка үсәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина җиткерде.

“2017 елга караганда товар әйләнешен якынча 30 – 40 процентка арттырачакбыз”, - диде спикер.

  Чүпрәледә Яңа Шигали авылыннан тыл хезмәтчесен Марию Николаевну Двойнову 95 еллыгы белән котладылар

Бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Алексеевск районы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты. Ул ярдәм чаралары турында сөйләде һәм  әле күптән түгел генә Татарстанда авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтүнең яңа программасы эшләп китүен искә төшерде. 

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районында булды. ТР Президенты авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты, районда социаль-мәдәни өлкәдә гамәлгә ашырыла торган республика программалары барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

 Җәйге ялларны оештыруда медицина ярдәме курсәту буенча "кайнар элемтә"

2018 елның I кварталында РФнең төп капиталына инвестицияләр үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,6%ка үскән. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәтенең оператив докладында хәбәр ителә.

"Бергәләп  коррупциягә каршы"  бәйгесе игълан ителә

   Шушы көннәрдә «Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында» Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Васнецов - киндер тукымадагы әкият» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International