ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе

15 май көнне Иске Вәрәш авыл мәдәният йортында "Әти, әни һәм мин - тату гаилә!" исемле чара булып узды. Чарада мәктәп укучылары һәм  әти-әниләре катнашты. Төрле уеннар уйналды, командаларга урыннар бирелде. 

ТР Прокуратурасы белән килештереп уздырылган планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка тарту турында

Юл ялгышларны кичерми, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шул максаттан мәктәпкәчә төркем балалары тәрбиячеләре белән берлектә "Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дигән күмәк эш эшләделәр . Инде менә тиздән җәйге каникуллар башлана, шуңа күрә дә инде без зурлар балаларга аңлату эшләрен алып барырга тиешбез. Ә инде мондый күмәкләшеп эшләнгән эшләр һәрвакытта истэ кала, чөнки һәр бер бала үзенең өлешен керткән була.

Проект Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Хәйрия эшчәнлеге  мәсьәләләре буенча Республика советы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәдәни - белем бирү проекты "Укучының мәдәни көндәлеге" Республика бәйгесенең муниципаль этабында актив катнашканы өчен, Баландыш  авыл китапханәсенең актив китап укучылары  Мубаракшина Чулпан белән Мухаметшина Рәзиләләр Грамота белән бүләкләнде. 

2018 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышны Николай Борознов алып барды.

Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы Салават Күпере торак районындагы балалар мәйданчыгында булган җитешсезлекләргә бәйле хәлгә аңлатма бирде

23 май көнне сәг. 09.00 алып 17.00 сәг кадәр Агропоселокта светофорлар сүндерелеп торачак.  

Бүген Җир һәм мөлкәт Палатасы рәисе һәм белгечләре гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

19  нчы   май   көнне Теләче урта мәктәбендә  яңа уку елында киләчәк беренче  сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары   В.Г. Мифтахова ата- аналарны мәктәпнең уставы  һәм яңа уку елында  беренче сыйныфларны  туплау узенчәлекләре белән таныштырды. Милли мәгариф буенча директор урынбасары  Д.Г. Фатхрахманова  беренче  сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын  оештыру  мәсьәләләрен  яктыртып чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International