ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018нче елның “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Карадуганнан Хөсәеновлар гаиләсе лаек булды

Бүген Карадуган авылында яшәүче Хөсәенов Тәбрис һәм Мәдинә гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип аталган медаль белән бүләкләнде.

Әлеге медаль 25 елдан артык бергә булган, тугрылык, мәхәббәт белән дан казанган, балаларын илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.

Тәбрис Салих улы һәм Мәдинә Мингариф кызы төзегән гаиләгә 38 ел. Алар бүгенге көндә 8 онык үстерәләр. Тәбрис абый – Татарстан республикасының атказанган укытучысы, 40 ел буе биология фәнен укыта. Мәдинә апа күп еллар Карадуган авыл җирлегендә баш хисапчы булып эшли. Алар күпсанлы диплом, грамота, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары иясе, 4 баланың әти-әнисе.

 

Икенче ел инде Бәзәкә авылы мәчете каршында җәйге каникул көннәрендә балалар өчен ял һәм  рухый сәламәтләндерү лагере эшли. Лагерьга йөрүчеләрнең ялын Бәзәкә китапханәсе һәм мәдәният йорты оештыра. 5 июль көнне китапханәдә “Шләпә турында уены-чыны бергә” дигән күңелле танып белү сәгате үткәрелде.

9 июль көнне Әлмәт муниципаль районы Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Булат Аскаров, ТР Ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге вәкиле Марина Сотникова, Акташ ашлык әзерләү һәм эшкәртү комбинаты директоры Фандас Юнусов составындагы комиссия тарафыннан Акташ икмәк кабул итү предприятиесының матди-техник базасын һәм элеваторларын яңа уңышның ашлыгын хәзерләүгә әзерлеген тикшерде.

Киңәшмә  “Закон территориясе” республика конкурсының йомгакларын игълан итүдән башланды. “Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә өченче урын Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинга бирелде.

 

Хокук сакчыларыннан ике гаилә гадәти формаларын салып, спорт киемнәре киде ул көнне

10 нчы июльдә ТР территориясендә көчле яңгыр, яшен, секундына 17-22 метр тизлектә җил булуы көтелә, боз явуы ихтимал.

 «Тәтеш балкышы» ҮЗӘГЕ белгечләр Мобиль бригаданың  ерак торак пунктларда ялгыз, 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшькә кадәрге ялгыз яшәүче гражданнарның яшэү җирен тикшерү планы буенча чыгуларын дәвам итә

2018 нче елның 9 нчы июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова “Романтик” балалар лагерендә “Минем гаиләм” дип аталган чара үткәрделәр.

Бүген 9 июль көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров район мәктәпләрендә булдылар.

Быел 13 июньнән башлап 8 июльгә кадәр "Трактор-Тагылма" профилактика операциясе уздырылды. Операцияне уздырган вакытта 44 берәмлек трактор, үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International