ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 06 июлендә "Нурлат аграр техникумы" ДАҺББ учреждениесендә "В" һәм "F" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды.

"Ефәк юлы – 2018” Халыкара ралли-марафоны старт алыр алдыннан Бөгелмәдә танылган узышчылар белән очрашу була.

Белгечләр пациентларны билгеләнмәгән диагнозлар һәм аңлашылмый торган халәтләр белән сирәк авыруларга шикләнгәндә кабул итә.

Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсендә консультатив сырхауханәдә сирәк авыруларны күзәтү кабинетында пациентларны консультацияләү өчен электрон язылу ачылды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матубугат хезмәте хәбәр итте.

 

Бизнеста хатын-кызларның фикерләве ирләр фикерләвеннән нәрсәсе белән аерыла – уңай һәм тискәре яклары, хатын-кыз карьерасында – эшкуарлык, тәҗрибәң һәм акчаң булмый торып, үз эшеңне ничек нульдән башлап җибәрергә?

Авыл районнары командалары арасында җәяүлеләр дистанцияләрендә өчен туризм буенча ТР чемпионаты

Минзәлә терлек азыгы хәзерләүчеләре иң беренче чиратта сыйфат турында кайгырта

Минзәләдә йорт яны территорияләре төзекләндерелә

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылы халкының бердәмлегенә һәм үҗәтлегенә бәйге барышында ук сокланган идек. Ә килеп төшкәч авылы үзенең табигате, саф һавасы, тырыш, ихлас кешеләре белән бер күрүдән яраттырды. «ШК» десанты анда Сабантуенда катнашып, җырлап, биеп, Пушкин яратып ашаган Шырдан катыгыннан авыз итеп, Каюм Насыйри рецепты буенча пешерелгән чәй, чишмә суларын эчеп, бәйгегә нәтиҗә ясап кайтты.

Кече Шырданга кунакка эстрадабызның танылган җырчылары Ришат Фазлыйәхмәтов, Рәсим Фасыйхов, Альбина Кармышева, сүз остасы Алмаз Хәмзинны чакырдык. Бик күңелле, җанлы, рәхәт бәйрәм булды.

Нинди авыр елларда да Сабан туен уздырмый калмаган шырданлылар. Ә менә мондые беренче тапкыр узды, диләр. «30 ел артистларның килгәне юк иде», – ди авылның мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров. Халык артистларга кушылып биеде дә, җырлады да, уеннарда да катнашты.

Газетага язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылды. «Шәһри Казан»ны ун ел яздыручы тугры укучыбыз Фәрит Мозаффаровка редакторыбыз аерым бүләк тапшырды. Сабан туе көрәшсез булмый. Абсолют батыр булып Олы Шырдан авылы егете Динар Хуҗин калды.

Бәйрәмгә, кунакларны каршыларга зурдан кубып әзерләнгән шырданлылар. Аларга күрше авыллар да ярдәм иткән. Сабан туен күрергә дип килгән Ачасыр авылы кызлары чишмәдә чиләкләр юа, Норлат авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бизәлешне кайгырта, Акъегет авылыннан килгән кунаклар мәйданда булыша. Бәйрәм барысын да берләштергән. Бик кыска вакыт эчендә авыл уртасында ук зур гына «Чәй йорты» төзеп куйганнар. Зәвык белән эшләнгән бу җәйге кафе искиткеч матур. Анда безне 50 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Ринат абый Миңнуллинның яңа гына суырткан балы, Кече Шырданда гына җитештерелә торган экологик яктан чиста, сыйфатлы ризыклар белән сыйладылар (бу тырыш кешеләр турында газетабызның киләсе саннарында язарбыз). Махсус бренд булдырганнар. Шырдан эко-продукциясен киләчәктә туристларга да тәкъдим итәргә җыеналар.

Кече Шырдан бай тарихлы авыл, аның барлыкка килүе Болгар чорларына ук барып тоташа. Авыл кырыендагы изгеләр зиратында 14-15 йөзгә караган каберлекләр дә бар. Ул Татарстанның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Кече Шырдан – галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы. Авыл кечкенә булса да, аның киләчәге өметле.

– Кече Шырданда сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды, аннары чишмәләрне төзекләндердек, былтыр Каюм Насыйри мәчетен яңарттык, – дип авыл белән ташытырды Олы Шырдан авылы башлыгы Рәис Кәримов.

Авылда күп эш иганәче – шушы авыл кешесе Асия Гобәйдуллина җитәкчелегендәге «Аквидук» оешмасы ярдәмендә башкарыла. Тиздән авылны туристик үзәккә әйләндерергә телиләр. Бай табигатьле, зур тарихы булган авылга тагын килергә, Каюм Насыйри эзләре буйлап урам урарга, Кече Шырданның кунакчыл, киң күңелле халкы белән кабат аралашырга язсын.

Минзәлә районында 36 мм яңгыр яуды

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч авылында бозаулар сатканда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Гаепле затларга карата штраф салынган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International