24 июль 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Милли бизәкләре белән таныштыру” чарасы оештырылды.
Чистайда вакытлыча телевещание туктатыла
23 июльдә спортчылары түгәрәк стендта «микст» дисциплинасында 1 медаль комплекты өчен көч сынашты.
Бүген – 24 июль көнне Балтачка эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахманович Вәлиуллов килде. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән булган эшлекле сөйләшүдән соң Рөстәм Вәлиуллов район Советының кече утырышлар залында гражданнарны кабул итте. Аңа төрле социаль мөһим сораулар белән 4 граждан мөрәҗәгать итте. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары әлеге сорауларны язып алды һәм киләчәктә эш барышына алырга ышандырды.
Халыкны кабул итү тәмамланганнан соң Рөстәм Вәлиуллов район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов озатуында район социаль яклау бинасында булды. Алар компенсацияләр түләү бүлекчәсе, “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук биредәге куркынычсызлык чаралары үтәлеше белән дә кызыксынды. Район социаль яклау хезмәтенең эшеннән канәгать булуын белдерде һәм бу бинаның үзәктә урнашуы халык өчен уңайлы булуын ассызыклады.
16 авыл җирлегендә 2018 нче елның үзара салым акчаларын тормышка ашыру бара. Алар бүгенге көндә төзелеш өчен электрон аукцион формасында Югары Ослан авыл җирлегендә – зиратны коймалау, Макылда – юлларга щебень салу өчен уйнала. Ә 12 авыл җирлегендә эоектрон аукцион процедурасы әле бара гына.
Татарстан Республикасында «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектын томышка ашыру кысаларында Иҗтимагый Совет булдырылды. Аны җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы Депутаты, бюджет һәм салымнар буенча ДД комитеты әгъзасы Айрат Зәки улы Фәррахов җитәкләде.
Совет составына җәмәгать эшлеклеләре, ведомстволар вәкилләре, эшмәкәрләр керделәр. Балалар республика клиник хастаханәсеннән Совет составында баш табиб Зыятдинов Айрат Илгизәр улы һәм оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Мостафаева Альмира Әнәс кызы булдылар. Иҗтимагый Совет тикшеренү, фәнни, проектлау, мәгълүмати һәм эшчәнлекнең башка төрләрендә булышлык күрсәтүче эксперт органы булып тора.
Чистай эшмәкәрләре игътибарына!
Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмэт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында, районыбызның библиотека җитәкчесе Гарипова Лилия Дамировна. Сәламәтлекне саклау турында чыгыш ясады.
Чыгышның максаты: сәламәтлеккә аеруча ихтибарлы булу. Чара вакытында куп авыруларның нервлану аркасында килеп чыгуы турында сөйләнде һәм тыныч яшәү рәвеше алып баруга басым ясалды. Ял итүчеләр Гарипова Лилия Дамировнаның чыгышын бик ихтибар белән тыңладылар .
Татарстан Республикасының җыелма командасы 19 медаль яулады: 6 алтын, 8 көмеш һәм 5 бронза.