ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

24 июль көнне Районның балалар китапханә хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасының урта «Б» төркеме балалар белән «Тизрәк, югарырак, күңеллерәк!» спорт-уен үткәрделәр. Балаларны китаплар, төрле спорт төрләре, спорт геройлары турында журналлар белән таныштырдылар. Уен  программасы барышында, балалар  «Кичү», «Снайпер» эстафеталарда, «Бу мин, бу мин, бу минем дусларым» уенында актив катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар татлы призлар белән бүләкләнделәр.

2018 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә “Урбанистика – 2018” халыкара фәнни-гамәли конференциясе һәм «Шәһәрләрнең инфраструктур үсеше” Бөтенроссия гамәли семинары булачак.

Казанда «Туберкулезны дәвалауның һәм диагностикалауның хәзерге заман аспектлары» дигән халыкара катнашуы белән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә 200 гә якын катнашучы – Россия Федерациясенең һәм Идел Буе Федераль округының, Беларусь Республикасының фтизиатрия буенча әйдәп баручы белгечләре, туберкулезга каршы эш өчен җаваплы табиб-фтизиатрлар, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практика табиблары, белгечләр, катнаштылар. 

23 июльдә Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә психолог Чулпан Галлямова һәм социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучыларга  гарантияләнгән социаль хезмәтләрнең сыйфатын күрсәтә торган анкета биремнәре тәкъдим итте һәм аларга җаваплар алды.

Патриотик тәрбия уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" балаларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Александр Невский – рус җиренең яклаучысы. Нева сугышы” дигән чара үткәрде. Бу чараның максаты – Россиянең тарихи үткәнен өйрәнү, Александр Невскийның батырлыгын тирәнтен белү, патриотик тәрбия бирү.

Татарстанның биш районында кош гриппы ачыклану сәбәпле, ТРның баш дәүләт ветеринария инспекторы карары нигезендә республика территориясендә йорт кошлары сату һәм алу тыела.

3-нче номерлы Сарман балалар бакчасында экспериментлар атналыгы тәмамланды. Атнаның Һәр көне табигатьнең бер көченэ багышланган иде. Балалар тәҗрибэлэр, таматик уеннар аша су, балчык, ком, һава турында яңа белемнэр алды.                   

Теләче муниципаль районында АПК оешмалары арасында уңышны җыеп алу һәм туфракны төп эшкәртү комплексы әзерлеген кабул итү конкурсы бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International