ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Урак өсте башланыр алдыннан, игеннәрнең өлгерүе турында дөрес мәгълүмат алу максатыннан,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары Илнар һәм Динар Исмагиловлар, ТР Россельхозцентр филиалының бүлек башлыгы Роберт Ганибаев 23 июль көнне кырларны тикшереп чыктылар. Алар бөртеклеләрнең дымлылыгын билгеләделәр.  “Нармонка” Агрофирмасынын №1  филиалының «Сөйки» бүлекчәсендэге мәйданы 83 га тәшкил иткән бодай басуында дымлылык 18% тәшкил итә, шушы ук филиалның «Карамал» бүлекчәсендә төрлечә: 19% тан 22% ка кадәр, «Олы Кариле»нең Ленин отрядындагы «Марафон» сортлы көзге бодайның дымлылыгы – 15%, 3 филиалның “Келәнче” бүлекчәсе белән Олы Кариледә- 26 һәм 29%.

Һәр гаиләгә урта гасыр сугышлары, осталар ярминкәсе, иҗади һәм бию мастер-класслары.

Чебоксар шәһәрендә 26-27 сентябрьләрдә узучы Идел буе һәм Урал Федераль округларының Russian Event Awards милли премия региональ бәйгесенең финалын үткәрүгә әзерлек башланды. Региональ бәйгенең оештыручылары буларак Чебоксар шәһәре хакимияте һәм ФРОС Region PR оешмасы чыгыш ясый. 

Бүген 24 июль көнне  Олы Кайбычта "Гардероб" дигән яңа кибет ачылды. Кибетне ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Ул кибет хуҗаларына эшләрендә уңышлар теләде.

                                                  

                                                  

                                                  

                                                  

                                                  

Дәүләт комитеты Рәисенең урынбасары Лилия Борисова чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы ярдәмендә, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатыйхасы белән уздырыла. 

Шулай булмыйча, быел бит өченче тапкыр инде Әлки районы республика исеменнән бу өлкәдә милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрүдә катнаша. 
Бу юлы Сабантуй югары дәрәҗәдә үтте, халык бәйрәмендә Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев катнашты. Ә Татарстан вәкиле ролен районыбыз башлыгы Александр Никошин башкарды.

«Ефәк юлы-2018» ралли-рейдының өченче этабы (Элиста – Әстерхан) нәтиҗәләре буенча Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы финишка беренче булып килде һәм йөк машиналары зачетында алдынгылыкны саклап калды. Икенче этапта, Дмитрий Сотниковны узып, Андрей Каргинов экипажы финишка беренче булып килгән иде.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм  район предприятияләренең эшсез гражданнар өчен түләүле иҗтимагый эшләр оештыру һәм үткәрү буенча уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, агымдагы елның җиде ае эчендә 299 эшсез вакытлы эшләргә урнаштырылды.

21-22 июльдә Бөгелмәнең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштырырга ярдәм итү үзәгендә интернат учреждениеләреннән чыгучы яшь ата-аналар белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International