ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

TAT CULT  заманча шәһәр мәдәнияте һәм сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән мультиформаттагы вакыйга

Фотокүргәзмә Россия фотографлары туган җир, Россия, дөнья мәдәниятләрен төрле яссылыкта күрсәтә.

Татарстанның барлык  районнары диярлек  бөртекле  культуралар җыюга  керештеләр. Оператив белешмәләр  буенча,  2018 елның  30 июленә Татарстан Республикасы буенча  бөртекле  культуралар  315 мең тонна җыелган, шул исәптән  көзге бодай   – 289,2 мең тонна, көзге  арыш  – 22 мең тонна, арпа – 2,7 мең тонна.

Татарстан Республикасы хуҗалыкларында   800 мең тонналап  азык  әзерләнгән, бу  шартлыча бер  хайванга   13,6 центнер туры  килә. 

Авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм хезмәт итүчеләр өчен Россия Хөкүмәте карары белән расланган “2020 елга кадәр авылларның тотрыклы үсеше” дигән федераль максатлы программа безнең районда да уңышлы тормышка ашырылып килә. 

Юлбат авылында КФХ Фатхриев И.Г. гаилә фермасы төзи башлады. Шулай ук, ООО СХП ЮЛБАТ комбайннарга ремонт эшләрен төгәлләп килә.

Юлбат авыл җирлеге

2018 елда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россиядә беренче "Россия сәүдәсе" конкурсын уздырды, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматларында тормышка ашырыла торган иң яхшы чишелешләр һәм идеяләр сайлап алынды. Конкурска сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы субъектлардан 600 артык заявка тапшырылды. Барлык проектлар да түбәндәге номинацияләр буенча бүленде: "Иң яхшы сәүдә шәһәре", "Иң яхшы сәүдә урамы", "Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты", "Иң яхшы ярминкә", "Иң яхшы ваклап сату базары", "Иң яхшы мобиль сәүдә объекты", "Иң яхшы челтәрле булмаган кибет".

"Иң яхшы мобиль сәүдә объекты" номинациясендә Татарстан Республикасы, Казан ш., ШЭ И.М.Гайнетдиновның "Кофе Моторс" мобиль каһвәханәләр челтәре иң яхшысы дип танылды.

Җиңүчене тәбрик итәбез!

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сертификаты

   Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова анага дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Денис Сафиуллин, Александр Савеличев, Ленар Залялетдиновларга балалары туу сәбәпле туу турында таныклыклар тапшырды. Шулай ук Л.М.Дианова  Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х.  котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.

2018 елның 30 июлендә ике бәхетле әни Таһирова Екатерина Сергей кызы һәм Овчинникова Гөлнур Рушан кызы 453, 026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәме алдылар һәм бу ана капиталын үз гаиләләре һәм балалары үсешенә тоту мөмкинлегенә ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International