9 нчы августта Туган якны өйрәнү музеен хезмәткәрләре Виктория Гатауллина һәм Вероника Ухорская картлар һәм инвалидлар интернатына барып декоратив шар ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Ярышлар 11 август көнне 12.00 сәг ипподромда узачак. Катнашучыларның теркәлү вакыты - 6.00 алып 10.00 сәг. кадәр.
8 август көнне "Спас тармак технологияле техникумы" ДАҺББ учреждениесе базасында "B", "С", "D", "E", "F" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Яңа уку елына хәзерләнү алдагы уку елы тәмамлануга башлана. Кайберләр яңадан ремон ясый, кайберәүләр – өлешчә генә.
Бакчалардан уңышны җыю, мәктәп янын матурлау – барысы да кайный җәй көне.
26 август көнне Әлмәттә атаклы Россия спортчылары катнашында «Tour de Tatarstan 2018» узачак.
Приглашаем на "Всероссийский День физкультурника", который состоится 11 августа 2018 года
Казанда эшлекле авиация төбәк форумы эшли башлады. Чараны оештыручылар исемлегенә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Берләшкән Милли Эшлекле Авиация Ассоциациясе (БМЭАА), “Тулпар” компанияләр төркеме, “Казан” халыкара аэропорты керә.
9 нчы август 2018нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк китапханәнең 1 нче филиал китапханәче Дарья Миронова “Казаным – шигьри азаным” дигән темага яңгыратып уку чарасы үткәрде.
Яңгыратып укуның максаты: актив тыңларга өйрәнү, яныңдагы кешене ишетү һәм укыган әсәрне аңлау иде.
Чара барышында танылган язучыларның Роберт Миннуллинның, Шәүкәт Галеевның һәм Равил Файзуллинның әсәрләрен татар һәм русс телләрендә укыдылар.Социаль хезмәт алучылар Казань шәһәре турында күбрәк белделәр. Чара ахырында актив фикер алыштылар.
Нәтиҗәдә, мондый чаралар уздыру өлкән кешеләрнең социаль активлыгын, аралашу сәләтен арттыра һәм тормыш тонусын киңәйтә.
Чарада 17 кеше катнашты.
Котловка авылы һәм Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр авыл җыры кичәсе оештырды. "Деревенька+" һәм Котловка авылы Мәдәният йорты әби-бабайларга чын музыка бәйрәме бүләк итте.
6 август конне Явлаштау авыл җирлегендә татар хатын-кызларының ”Ак калфак” җәмәгать оешмасы семинары үтте. Явлаштау авылында үткән чарада ботендонья татар хатын-кызлары «Ак калфак» ьщмщгать оешмасы рисе Кадрия рәис кызы, күрше районнарданкунаклар, Саба үзәк китапханә җитәкчесе Ләйсән Рәкыйп кызы, район җирлекләреннән китапханә модирләре катнашты. Чара “Саба яшьләре коне” программасы кысаларында үткәрелде. Бәйрәм Габделнур Җәлилов исемендәге урамда үтте. Кыз бирү йоласы Фәйзерахманов Искәндәр йортында күрсәтелде. Килен тошерү йоласын күрсәтү очен Фәйзерахманов Наил йорты билгеләнде. Матур, җитез егетләр, кызлар торкеме урамнарны ямьләндерде. Матур йолаларны күрсәткәннән соң, кунакларны килен токмачы белән сыйладылар.
Явлаштау авыл җирлеге