Һәрбер әлмәтле үзенең фикерләрен Стратегия-2030 документын туплауда катнаша ала. Иң яхшы тәкъдимнәр шәһәр үсешендә мөһим урын табачак.
2018 елның 9 августына Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларының торышы.
Равил Кузюров Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясен карады. Визит кысаларында эшлекле киңәшмә узды, аның барышында Татарстан Республикасында урман фәненең хәзерге торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләштеләр. Хәзерге вакытта урман сынау станциясенең фәнни хезмәткәрләре ябык тамыр системасы белән утырту материалларыннан булдырылган урман культураларының торышын өйрәнү кебек фәнни эшләнмәләр белән шөгыльләнә.
Визиты кысаларында министр шулай ук Казан дендрариен карады, аңа 1926 елда нигез салынган, анда маньчжур чикләвеге, Маак шомырты, уссур армуты кебек сирәк төрләр һәм башка токымнар үсә. Соңыннан министр Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең 1948 елда төзелгән бинасын карады. Әлеге учреждениедә Ф.В. Әһлиуллин, Н.М. Ведерников, А.М. Мурзов, К.В.Краснобаева кебек Россия Федерациясенең атаклы урманчылары һәм башкалар эшләгән. Министр шулай ук әлеге учреждениенең китапханәсе белән дә танышты, биредә 1844 елдан башлап чыгарылган китаплар бар.
Татарстан урман сынау станциясе "Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалауштыру буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты" федераль дәүләт учреждениесенең филиалы булып тора. "Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе" 1926 елның 1 октябрендә "Татарстан" урман сынау станциясе буларак оештырыла, аның максаты урман хуҗалыгындагы мәсьәләләрне фәнни һәм гамәли яктан эшкәртүдән гыйбарәт була. Станция коллективы хәл итә торган төп бурыч – Урта Идел буе территориясендә урман хуҗалыгын алып баруны фәнни тәэмин итү.
Актаныш районында кооперация оешмаларының халыкка җәмгыять туклануы хезмәтен башкаручы эшмәкәрләрнең 6 айлык эшенә йомгак ясау җыелышы узды.
Уважаемые жители и гости Буинска и Буинского района! Сегодня приглашаем всех посетить театральные постановки в рамках II Театральной лаборатории "Буинская Талия"
Саба муниципаль районының “Балкыш” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләргә «HUR» дигән тренажёрлар ярдәмендә сәламәтлекләрен ныгытуга бөтен чаралар тудырылган.
Ядрин районының Совхозный поселогында В.И.Чапаев исемендәге Чувашия токымлы ат заводында "Чувашия Кубогы " исемле Бөтенроссия ат чабышлары узды. Төп приз - Чувашия ат заводының Алтын Кубок иясе- Буадан Лучедор исемле 6 яшьлек айгыр һәм җайдак Дилә Галимҗанова.
Кама аръягы аэропортына беръюлы ике яңа рейс керәчәк: “Азимут” авиакомпаниясе Бегишеводан Краснодар һәм Ростов-на-Дону шәһәрләренә рейслар ача.
Равил Кузюров "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ эшләр торышы белән танышты.
Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров җитәкчелегендәге Буа делегациясе Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану Департаментында булды. Марат Азат улы районыбызның мәгариф Идарәсе хезмәткәрләре һәм шәһәр мәктәпләренең ата-аналар комитеты белән берлектә Департамент эшчәнлеге белән танышты.