Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов бүген республиканың Әлки районында булды. Визит вакытында ул «Звениговский» агрохолдингы рәисе Иван Казанков белән очрашты, холдинг кибетләрендә республика җитештерүчеләре товарларын сатуны киңәйтү турында фикер алышты. Аннары Базарлы Матак авылындагы «Звениговский» кибетен карап чыкты, җирле җитештерүчеләрнең продукциясен һәм бәяләрен билгеләп үтте. Визитны «Хузангай» ҖЧҖ предприятиесендә сырлар һәм куертылган сөт җитештерү белән танышу белән тәмамлады.