Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре язгы өмәдә актив катнаштылар. Чара кысаларында янәшәдәге территориядә дә, хезмәт биналары эчендә дә эшләр башкарылды.
Коллектив шәһәрне төзекләндерү буенча гомумшәһәр акциясенә энтузиазм белән кушылды: хезмәткәрләр эш урыннарын чистарттылар, шулай ук бина тирәсен тиешле хәлгә китерделәр.