18 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Халыкара социаль хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе: шәфкатьлелекнең рухи нигезләре» дигән түгәрәк өстәл булды. Чара «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә оештырылды.