Алексеевск районында Советның йомгаклау утырышы узды, аның кысаларында җирле җитештерүчеләрнең продукцияләре күргәзмәсе оештырылды, алар арасында үз продукциясен «Эдем» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына караган Лаеш муниципаль районына бару кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздырылды.
Ялган һәм контрафакт азык-төлек продукциясе куркыныч тудыра, чөнки күрсәтелгән продукциянең әлеге продукция өчен расланган норматив һәм техник документациягә туры килүен раслау, кагыйдә буларак, булмый.
Ялган һәм контрафакт төшенчәсе гади кулланучыда ялган, сыйфатсыз продукция белән ассоциацияләнгән шактый охшаш төшенчәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Болгар шәһәренең «П.» кибетендә семинар-уку үткәрде, анда сыра продукциясе һәм аның белән бәйле азык-төлек товарлары сатыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын яхшырту, халыкның куллану грамоталылыгын арттыру максатында «Вьетнам» сәүдә комплексына килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен чаралар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә очрашулары дәвам итә.
Реабилитация үзәгендә ай саен Чаллы шәһәренең һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан 30дан артык кеше ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта.
Сарман районында Башкарма комитет белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча «күчмә мәктәп» оештырылды. Оештыручы булып Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы чыгыш ясады. Чарада территориаль үсеш бүлеге белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина шәхси эшмәкәрнең Чәчәк кибете сатучылары өчен семинар-уку үткәрде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Венера Шәрәфетдинова һәм Лилия Степанова Бөгелмә муниципаль районы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу» темасына лекция үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы «Кайнар линия» телефонына кулланучыдан түбәндәге эчтәлектәге сорау килде:
- Мин 32000 сумлык кәрәзле телефон сатып алдым. Гарантия вакытында телефонда камера эшләми башлады. Кибеткә мөрәҗәгать итеп, телефонны шул ук маркалы яңа телефонга алыштыруны таләп иттем. Сатучы үткәргән диагностикадан соң, әлеге марканың бәясе арту сәбәпле, ремонтлау гына мөмкин һәм телефонны алыштыра алмыйбыз, диделәр.