Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә, кулланучылар хезмәтләре күрсәтү һәм эшмәкәрлекне үстерү бүлегенең баш белгече Айдар Насыйров белән берлектә Әлмәт шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре күпфункцияле үзәкнең Чистай филиалында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Менделеевск шәһәренең сәүдә объектларында профилактик чаралар уздырдылар. Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасы яңгырады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова белән туры эфир Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Алга» редакциясендә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Рәфыйк Гыйззәтов һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Товарларның сыйфаты. Маркировка» дигән темага Вьетнам сәүдә комплексында түгәрәк өстәл оештырдылар.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә мәктәбендә ачык дәрес оештырды.
Чараның төп максаты - укучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен арттыру, кулланучы культурасын тәрбияләү, кулланучылар хокукларын яклау процедурасы һәм механизмы, гражданнарның законлы мәнфәгатьләре турында төгәл күзаллаулар формалаштыру.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай районының Александровка авылы халкы белән очрашу оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча шәһәре үзәк китапханәсе хезмәткәре белән бергә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары өчен очрашу үткәрде.
1983 елдан башлап ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне кулланучылар бергәлекләре бөтен дөньяда кулланучылар очраша торган көнүзәк проблемага игътибар җәлеп итү өчен берләшә. Закон кулланучылар һәм җитештерүчеләр, импортерлар, башкаручылар, сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне төгәл көйли.
2025 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы - «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү». Безнең әйләнә-тирә дөньяга зыян китерми торган товарлар һәм хезмәтләр дөньяның төрле өлешләрендә кулланучылар өчен уңайлы һәм арзан булуы бик мөһим. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 7 статьясы таләпләре кулланучының товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) файдаланганда, саклаганда, күчереп йөрткәндә һәм утильләштергәндә кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булу хокукын беркетә.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
28 | 29 | 30 | 1 | 2 | 3 | 4 |
5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |