Кулланучылар хокукларын яклау буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 2022 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсе хезмәткәрләре очрашуы оештырылды. Чара барышында 6 нчы номерлы «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» озак сроклы максатчан ярдәмче программасын тормышка ашыру тикшерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шәхси эшмәкәрләр һәм, әлбәттә, Чаллы шәһәре кулланучылары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Һәр очрашу кызыклы һәм эчтәлекле уза. Белгечләр яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Закамье» сәүдә базасында профилактик чара үткәрергә карар кылдылар. Чараның темасы - Яңа ел акцияләре һәм сатулар: ничек итеп маркетологлар корбаны булмаска.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданин Х., гарантия срогы дәвамында газ җылыткычында җитешсезлекләр ачыкланган ситуациядә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка С. смартфонны гарантия вакытында ремонт ясаганда зарарланган очракта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
2022 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Лаеш муниципаль районы территориясендә кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә кизү торулар һәм семинарлар үткәрелде.
Яңа ел алды ярминкәләрендә якыннар өчен бүләкләр һәм сувенирлар, тәмле ризыклар сатып алырга, шул ук вакытта файдалы мастер-классларда катнашырга мөмкин. Кыскасы, чынлап та бәйрәмнең әкияти атмосферасына төренергә мөмкин.
Чистай базарында кизү торганда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә алдан түләнгән җиһазны китерү срогы бозылган очракта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Герат» сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезләре һәм кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау чаралары мәсьәләләре буенча эшкуарлар һәм кулланучылар белән кизү оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече Ләйсән Морадымова белән берлектә, «Долголетие» социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр өчен финанс белеме буенча видеоконференция режимында лекция-семинар үткәрделәр. Чара өлкән яшьтәге кешеләр арасында финанс белемен күтәрү кысаларында үткәрелде.
Халыкара инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре әлеге датага багышланган чаралар үткәрәләр.