1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы уза.
02 декабрьдә Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә фойеда мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында ярышлар һәм конкурслар үткәрелде.
Шулай ук инвалидлар өчен пенсия фонды, мәшгульлек үзәге, социаль яклау үзәге, «Ветеран» үзәге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кизү торган консультация өстәлләре эшләде.
Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатында, мөрәҗәгать итүчеләрне консультаөияләүгә юнәлдерелгән күчмә чара үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.
Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидларның проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә муниципаль районы Яңа Чишмә урта мәктәбенең кече сыйныфлары өчен чара уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузалия Минһаҗиева «Кайбыч муниципаль районы Ульянковск төп гомуми белем бирү мәктәбендә» Кулланучылар хокукларын тәэмин итүнең актуаль темалары буенча семинар-укулар үткәрде. Чарада укучылар гына түгел, мәктәп укытучылары да катнашты. Мондый чараларның максаты - балаларны кулланучының төп күнекмәләренә өйрәтү
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районының Базарлы Матак авылында чәчтараш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-укулар уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына сатып алучы ханым мөрәҗәгать итте. Ул шәһәрнең локаль сәүдә челтәрләренең берсендә урнашкан кайбер кибетләрдә туңдырылган балыкка бәяләр булмау яки аларның әһәмиятсезлеге белән даими рәвештә очрашуы турында сөйләде. Сатучыга мөрәҗәгать иткәндә исә, сатучы бәяләр өчен җавап бирми, аларны складтан җибәрәләр, дигән җавап яңгырады.
Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөньяда инвалидлар көнен — инвалидларны җәмгыять тормышына интеграцияләүгә юнәлдерелгән халыкара чаралар билгеләп үтәләр. Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Балтач муниципаль районында «Наз» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән әңгәмә үткәрде.
Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты карамагындагы гражданнар белән очрашу уздырды.
Арча шәһәре сәүдә объектларының берсендә, гр. Р. узган сезон киеменә 20% ташлама белән акция турында реклама күреп ала. Киштәдән яратып өлгергән блузканы сайлап ала һәм кассага юнәлә. Сатучы исә бу модельгә ташлама каралмаган, дип хәбәр итә. Сатучылар кулланучының ризасызлыгына карата битарафлык күрсәтә.