Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгенең үзешчән сәнгать концертына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре чакырылган иде.
Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы дәвам итә. Инвалидлар декадасы инвалидларга игътибар итәргә, өченче яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларына һәм проблемаларына игътибар бирүнең мөһимлеген искә төшерергә, аларга иҗат һәм ял итү өчен шартлар тудырырга тиеш.
7 декабрьдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрде. Бу көнне биредә бу категория гражданнарны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр мини-ярминкәсе узды; мәшгульлек үзәгенең барлык дәүләт хезмәтләре буенча консультацияләр, даими һәм вакытлыча эш урыннарына, шул исәптән инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча вакансияләргә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск район мәдәният йортында узган мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйрәм чарасында катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лениногорскида Халыкара мөмкинлекләре чикле кешеләр көненә багышланган чарада катнашты.
Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Новошешминск авылының «Пятерочка» кибетендә консультация өстәле оештырды.
«Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең ял итүчеләр белән чираттагы очрашуы узды. Очрашу Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде.
Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ул инвалидларны җәмгыять тормышына интеграцияләүгә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән халыкара чара. Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч–эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының «КЦСОН «Наз» ДАССО һәм ТР СЗда өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән әңгәмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен укыту чарасы үткәрде.
Чара барышында халыкның социаль яктан зәгыйфь төркеменә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының һәм «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның төп нигезләмәләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Мөслим муниципаль районының «Юность» спорт-сәламәтләндерү комплексында Инвалидлар декадасы кысаларында спорт һәм игелек бәйрәме узды. Чара ярышлар рәвешендә узды, анда төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Мөслимдә узган спартакиадада катнашучылар үз көчләрен сынап карадылар, шашка, шахмат, дартс, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә төгәллек һәм җитезлек буенча ярыштылар.