Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хуҗалык итүче субъектларда укыту семинарлары үткәрүне дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Питрәч районының Ходящево авылында күчмә кабул итү үткәрде.
2022 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
2022 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында төрле елларда кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасында җиңүчеләре һәм призерларның онлайн-очрашуы булды.
2022 елның 18 мартында ТР Теләче районы Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Бөтендөнья кулланучылар көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрде. Бүлек хезмәткәре ел саен 15 мартта бөтен дөньяда кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелүе, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законына быел 30 ел тулуы турында сөйләде.
«Fair Digital Finance - Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» - 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы.
2022 елның 16 мартында «Гражданлык процессы» студентлар фәнни түгәрәге эше кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова белән очрашу булып узды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында һәм хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, «Апрель» даруханәсендә, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Wildberries» заказлар бирү пунктында һәм базарда, сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен консультация чарасы оештырылды, ул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законын һәм сәүдә кагыйдәләрен аңлатуга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районы «Теләче җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре һәм килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре һәм «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» дигән темага лекция үткәрде.
Без үзебезнең кулланучылар хокукларын мәктәп эскәмиясеннән белергә тиеш, ә алган белемнәре укучыларга тормышта кирәк булачак. 2022 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 8 сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында лекция үткәрде.
Татарстан Республикасы дәүләт Алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова Роспотребнадзор Идарәсенең Татарстан буенча Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында белгеч-эксперты Эльвира Саттарова белән берлектә Бөгелмә шәһәрендә урнашкан “Салават күпере” социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасында өлкәннәр белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультатив очрашу үткәрде.