2021 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова X5 Retail Group компаниясенең «Пятерочка» сәүдә челтәре хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде. Компания 25 ел элек Россиядә иң яхшы дөнья практикалары буенча заманча ваклап сату компаниясе төзү инициативасы белән барлыкка килгән. Сәүдә челтәренең беренче кибете 1999 елда ачылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәк базары территориясендә (Межлаук ур., 13 йорт) эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы: «диван сатып алдык, өйгә кайткач аннан ис килә башлады. Диванны кире сатучыга кайтара алабызмы?», - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Товар сатучы бу гарантия очрагы түгел, һәм ис бер ай дәвамында җилләнә, дип раслый. Сыйфатсыз товар өчен акчаны ничек кайтарырга?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов, Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфис Сәфәргалиев катнашында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
2021 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы һәм консультанты Алсу Хөснетдинова һәм Венера Өметбаева Яшел Үзән районы Норлат авыл җирлеге башкарма комитетында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Р. С. Зарипованың сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, эшмәкәр өчен укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы консультанты В.Р. Өметбаева «Перекресток» кибетендә кулланучылар белеме буенча чара үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Интернет-кибеттә сатып алынган сыйфатлы товарларны кире кайтару белән бәйле сораулар килә.
Товарны Интернеттаy сатып алу дистанцион сәүдәгә карый, чөнки кулланучы сатып алыр алдыннан товар белән турыдан-туры таныша алмый. Бу очракта сату-алу килешүе сатучының тәкъдим ителгән товарның тасвирламасы белән каталоглар, фотосүрәтләр, элемтә чаралары аша танышу нигезендә төзелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты белгече Эльвира Вакулюк белән берлектә Мичурин авыл җирлегенең Яңа Сережкино авылында кулланучылар белән очрашу үткәрде.
Инвалидлар декадасы кысаларында, 2021 елның 6 декабрендә, Балтач муниципаль районының Балтач ш.т. бистәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Габдрахманова З. Н. сәүдә объекты сатучылары өчен семинар үткәрде.