ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Бөтендөнья сыйфат атнасы»на багышланган, халыкның кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү кысаларында, Казан шәһәре базарларының берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләренә гражданка  консультация алу максатыннан мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Бөтендөнья сыйфат көне»нә багышланган чаралар кысаларында кулланучылар белән очрашулар уздырып, билгеләп үтелә торган датаның тарихы турында сөйлиләр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар мәсьәләләрен аңлаталар, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирүне дә оештыралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучыларның дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан чыгып, шәхси эшмәкәр Мөхәммәтҗанованың кош ите һәм казылык әйберләре сатыла торган сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Илдә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чаралар күрү сәбәпле, Казан территориаль органы белгечләре онлайн-семинарлар һәм видеоэлемтә – Zoom платформасында видеоэлемтә буенча лекцияләр алып баруларын дәвам итәләр (https://zoom.us).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый форматтагы чаралар уздыру үзен каникуллар һәм чикләү чаралары режимында танытты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Арча шәһәренең ярминкә мәйданында җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы һәм башка төр продукцияләре ярминкәсе узды. Кулланучыларга консультация бирү һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә үз вакытында ярдәм күрсәтү максатыннан, Арча территориаль органы тарафыннан консультация пункты оештырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 9 ноябрендә, Европа сыйфат атнасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән кулланучы белемнәре нигезләре буенча онлайн класстан тыш дәрес үткәрде. Дәрес ике өлештән торды: беренче өлеш – теоретик өлеш иде, аның барышында балалар «Сыйфат көне»нең барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп төшенчәләре, кулланучылар хокукларын дөрес куллану кагыйдәләре һәм хокуклар бозылган очракта гамәлләр тәртибе белән таныштылар, аларга кирәк булганда мөрәҗәгать итү өчен, кулланучылар хокукларын яклау органнары турында мәгълүмат бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым кәрәзле телефонын сервис үзәгенә тапшыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Кабул итү актында ремонт вакыты 45 көн дип күрсәтелгән. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 30 көн вакыт узган, әмма аппарат һаман да ремонтланмаган. Бу очракта нишләргә?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Блендер үзенең исемен инглиз теленнән «болгату» сүзеннән алган. Бу җиһаз аш бүлмәсендә алыштыргысыз ярдәмче.  Аның ярдәмендә төрле аш-суны тиз һәм гади итеп әзерләргә була.

Әлеге җайланма кыска вакыт эчендә ризыкларны вакларга, болгатырга, төрле боламыклар, кокотейль әзерләргә мөмкинчелек бирә. Кухня комбайны белән чагыштырганда, блендерның өстенлекләре күбрәк: ул кухняда аз урын алып тора, ә башкарган эшләре шул ук.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кальян - ул сыеклык пары аша фильтрация һәм суыту белән махсус тәмәке катнашмаларын тарту җайланмасы. Кальянның ватаны - Һиндстан, ул Якын Көнчыгыш илләрендә киң таралыш алган. Россиядә кальян россиялеләрнең бөтен кызыклы һәм яңалыкка булган мәхәббәте аркасында зур популярлык казана.

Күпләр кальянның зыяны турында сорау бирә. Әйтик, медицина тикшеренүләре кальянның зыянын кире какмый, тик аның зыянын тәмәке белән чагыштырып булмый, дип раслый. Иң мөһиме - чамасын белергә һәм кальянны артык еш тартмаска.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

02.11.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «Арыш Мае» сәүдә челтәре предприятиеләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International