Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан товарлар сатып алганда, эшләр, хезмәт күрсәтүләр вакытында, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, кулланучылар һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.
2021 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Биектау авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Агымдагы елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Роза Прилукова Тукай муниципаль районының күп функцияле үзәге хезмәткәрләре һәм кунаклары өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чаралар «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын үтәү йөзеннән оештырыла.
2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Ирина Галимова Теләче авылында сәүдә эшчәнлеге алып баручы шәхси эшмәкәр Н.М. Хәсәнованың «Лига» кибетендә сатучылар өчен укулар үткәрде. Чараның төп юнәлеше булып сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын һәм ваклап сату кагыйдәләрен җиткерү торды, шулай ук сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды.
Өлкәннәр декадасы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында кизү торулар үткәрде. Бәйләнгән әйберләрне сатуга аерым игътибар бирелде.
Табигый йон кеше тарафыннан күптәннән кулланыла. Табигый йон әйберләре, бигрәк тә оекбашлар, аякларны яхшы җылыта, кан әйләнешен яхшырта һәм микро-массаж белән тәэмин итә, ә йон җепселләренең бер-берсе белән үрелүеннән барлыкка килгән электростатик сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре теләсә нинди һава торышы шартларында, яңгыр явуга карамастан, сатучыларның һәм кулланучыларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан базарларда кизү торулар үткәрә. Көзге сезоннар чорында сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен балык һәм балык продуктларының файдасы турында тема каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. Ул 2021 елның сентябрь башында Polaris робот-пылесос сатып алган. Аның рус телендә инструкциясе булмаган. Кулланучы сүзләренә караганда, беренче вакытта пылесос яхшы эшләгән, әмма бер атнадан соң идарәне югалта башлаган, бина картасын адекват төзи алмаган, җыештыру алгоритмы бозылган. Шуннан соң кулланучы товарны кире кайтаруны таләп итеп, кибеткә кире кайтара.
2021 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.
22.09.21 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре вак көнкүреш техникасы, савыт-саба, көнкүреш химиясе товарлары һәм хуҗалык товарлары сатучы «Уңыш» ҖЧҖ сәүдә объектларында белем бирү семинары үткәрде.