ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2021 ел
җомга

Минзәлә районында эшмәкәрләр һәм кулланучылар үз хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен камилләштерделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре анда чаралар комплексы үткәрде, аларның максаты - районда яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү, аларның хокукый белемен арттыру. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокукларын яклау һәм аны торгызу алымнарының берсе булып неустойка тора. Язма дәгъва белдерү, анда бәян ителгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, кулланучы сатучыдан неустойка, штраф түләттерә ала, шулай ук мораль зыян бәхәсне судка кадәр җайга салу мөмкинлеген шактый арттыра.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә еш кына түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итәләр: сәүдә залында бер бәя күрсәтелә, ә кассада аның артыграк бәядән булуы ачыклана, товарны нинди бәядән сатарга тиешләр?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 11 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын үстерү өлкәсендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка А. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте – сатучы кулланучының сыйфатсыз товарны алыштыру таләпләрен үтәүдән баш тарткан.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10
август, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында, Казан шәһәренең «Үзәк базары» ААҖ хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россия гражданнары, һөнәренә, җенесенә, яшенә карамастан, төрле товарларны һәм хезмәтләрне көндәлек кулланучылар булып торалар. Кулланучылар хокукларын яклау кеше хокукларын яклауның өлеше булып тора, ә мәгълүмат алу хокукы – кулланучының төп хокукларыннан берсе.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына, Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге аша, гражданиннан саву аппараты алу турында мөрәҗәгать керде, сәбәбе - аны эксплуатацияләү барышында җитешсезлекләр ачыкланган, аппарат вакуум тудырмый. Җитешсезлекләр сатып алганнан соң ике көн узгач барлыкка килә, кулланучы телдән кибеткә мөрәҗәгать итә, анда товарны алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итә. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Товарны сатып алганнан соң, еш кына анда җитешсезлекләр ачыклана. Сатучы беренче таләп буенча акчаны кире кайтарса яки товарны алыштырса – яхшы. Кайчагында конфликтлы хәлләр дә килеп чыга. Сатучы товарда җитешсезлекләр сатып алучы гаебе белән килеп чыккан, дип саный, ә сатып алучы товарда җитешсезлек аны сатуга кадәр, ягъни җитештерү дефекты, дип раслый.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

6
август, 2021 ел
җомга

2021 елның 6 августында Кукмара районының Туембаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырдылар. Шулай ук Туембаш авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы кибет сатучылары өчен семинар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International