ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Казан» Агросәнәгать паркы һәм «Аш–Су» АҖ территориясендә кулланучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка хокукый аң-белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

- Мин цифрлы фотоаппарат сатып алдым, әмма ул яраксызга чыкты. Гарантия срогы тәмамланмаганлыктан, мин аны кибеткә китердем. Тикшерүдән соң экспертиза товарда завод җитешсезлеге барлыгын ачыклаган. Тик миңа фотоаппарат өчен сарыф ителгән сумманы кире кайтарырга теләмиләр, шул ук кибеттә яңа модельне сайларга тәкъдим итәләр. Бу дөресме? Мин үз акчамны алырга һәм үзем теләгән башка урында  фотоаппарат сатып алырга хокуклымы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
июль, 2021 ел
җомга

Язгы-җәйге сезон башыннан кулланучыларның сатып алу активлыгы арта, күпләр ялларга әзерләнә, гардеробын яңарта, шуның белән бер рәттән кулланучы белән сатучы арасында низаглы хәлләр саны да арта. Яр Чаллы территориаль органы  белгечләре даими рәвештә эре сәүдә үзәкләренә һәм шәһәр базарларына чыгып, шәхси эшмәкәрләр өчен профилактик чаралар үткәрә һәм кулланучылар өчен түгәрәк өстәлләр оештыралар. Шуларның берсе - Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Меркурий» сәүдә үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату буенча күчмә чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүдә авыл җирлеге халкы катнашты. Очрашу барышында авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде, территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына чыкты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бүген, базар конкуренциясе шартларында, компаниянең озак вакытлы чәчәк атуы өчен кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр хәлиткеч фактор булып тора. Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы - эшчәнлекнең күп кенә өлкәләрендә конкурентлы өстенлекләрнең берсе генә түгел, бу хәзер бердәнбер конкурентлы өстенлек. Хезмәт күрсәтү сыйфаты – яңа стандарт, аның буенча кулланучылар продуктның сыйфаты турында фикер йөртә, хезмәт күрсәтү культурасы - җәмгыятьнең гомуми культурасының аерылгысыз өлеше.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 7 июлендә Әтнә муниципаль районы Күбән авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пивоман» сәүдә челтәрендә кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Семинар барышында катнашучылар игътибарына товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукция сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында төп мәгълүмат җиткерелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Безгә һәрвакыт кирәкле һәм яхшы түләнә торган һөнәр алу өчен күп һәм тырышып укырга кирәк, дип вәгъдә иттеләр. Тик хәзер вакытлар үзгәрде, ниндидер эштә оста булу өчен, ярты ел дәвамында үткән укулар да җитә. Мәсәлән, соңгы елларда маникюр остасы булып эшләү популярлашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International