Көн саен, кибетләрдән сатып алганда, төрле хезмәтләр (медицина, торак-коммуналь, белем бирү һ.б.) төрләреннән файдаланып, эшләр башкару турында килешүләр төзегәндә, без барыбыз да кулланучы булуыбызны истә тотарга кирәк. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү мөһим.
2021 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Ишекләр дөньясы» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аңлату әңгәмәсе үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән тыгыз элемтәдә тора, ял итүчеләргә даими рәвештә консультация ярдәме күрсәтә.
Бу очрашулар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар, катнашу һәм кайгыртучанлык тоярга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә кулланучылар мәдәнияте һәм агарту темасы актуаль булып кала бирә. Белемле кулланучы, барыннан да элек, үз хокукларын белергә, ә иң мөһиме – кирәк булган очракта үз-үзен яклый белергә тиеш.
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының «Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту сәгате үткәрелде.
2021 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Егорьево авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Үзәк базар - Казан шәһәрендә ваклап сату буенча иң зур мәйданчык. Элек Үзәк Колхоз базары дип аталган базар хәзер көнгә 50 меңгә якын сатып алучыга хезмәт күрсәтә.
Бу урынны туристлар өчен шәһәрнең махсус сәүдә урыны дип тә атарга була, чөнки биредә төрле культуралы товарларны сатып алырга була.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар линия» телефонына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчедән: «Кибеттә ватылган коньякның шешәсе өчен кем түләргә тиеш?» дигән сорау килде.
Әлеге мәсьәләне объектив карау өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, кибет администрациясе белән очрашу һәм профилактик эш алып бару өчен, хәл булган урынга чыктылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына 2021 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ күрсәткәнчә, азык – төлек булмаган товарлар, шул исәптән техник яктан катлаулы товарлар белән сәүдә итү өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча иң күп мөрәҗәгать кергән – барлыгы 283. Бу мөрәҗәгатьләрнең күбесе - 145, кәрәзле телефоннардагы җитешсезлекләрне ачыклау очракларына, планшетларның сыйфаты буенча 38 мөрәҗәгать, 27 – телевизорларгага кагыла.
2021 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәренең Идел буе районында Кол Гали урамы буенча урнашкан сәүдә предприятиеләре вәкилләре өчен семинарлар үткәрде.
Безнең һәркайсыбыз кулланучылар базарында катнаша. Без барыбыз да товарлар сатып алабыз, көнкүреш хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез, җәмәгать транспортыннан, коммуналь һәм медицина хезмәтләреннән файдаланабыз.