2021 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Полянка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының КФҮнә килүчеләр өчен чираттагы планлы чара үткәрде.
01.06.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Азино – 2» универсамы һәм «Азалия» сәүдә комплексы предприятиеләрендә кулланучылар өчен кизү торулар үткәрде.
2021 елның 1 июнендә, Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова халыкның кулланучылар белеменн арттыру мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхси күчмә кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионаттта ял итүчеләр белән очрашулары дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы И. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Сатучы кулланучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарткан. Бакчаны эшкәртү өчен кулланучы кибеттә мотокультиватор сатып алган, әмма берничә көннән соң двигатель эшләүдән туктаган.
Товарның сатып алу бәясен тигез дәрәҗәдә киметү турындагы таләпне товарның җитешсезлеге белән сатылуы, әмма бу аны тиешенчә кулланырга комачауламавы очракларында куярга мөмкин. Үз чиратында, бәяләү күләме яклар килешүе белән билгеләнә, килешү төзелмәгән очракта, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ярдәм сорап авыл җирендә яшәүче 2 төркем инвалид Х. мөрәҗәгать итте. 2020 елның февралендә ул Чистай шәһәре кассасында Кырымга очу өчен авиабилет сатып ала. Очыш июнь аенда булырга тиеш булган. Әмма пандемия аркасында рейсны гамәлдән чыгарганнар. Шул уңайдан ул 2021 елның көзендә ниятләнгән сәяхәткә барырга карар кыла.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 24 статьясындагы 4 пункты нигезендә, сату-алу килешүен өзгәндә, кулланучы мондый таләпне ирекле канәгатьләндерү мизгелендә товарның бәясе һәм тиешле товарның бәясе арасындагы аерманы түләүне таләп итәргә хокуклы.
2021 елның 26 маенда М.Межлаук ур., 13 адресы буенча урнашкан Казан шәһәренең Үзәк базарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен кизү тору үткәрде.