ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы Интернет аша сатып алынган сыйфатлы чыбыксыз колакчыннар өчен акчаны кире кайтаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Товарны алганнан соң, аның техник характеристикалары кулланучыны канәгатьләндермәгәне ачыкланган. Сатып алучы сыйфатлы товарны сатучыга кире кайтарырга мөмкин икәнлеген белә, тик сатучы Мәскәүдә булганлыктан, аны мөстәкыйль рәвештә кире кайтару кыен булыр дип уйлый.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10.12.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече, хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмат белән таныштыру максатыннан чыгып, Биектау муниципаль районының «Вертикаль» ҖЧҖ сәүдә оешмасында булды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Саба районы Яулаштау авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2020 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәренең Үзәк китапханәсендә чара үткәрде.

Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка К. кредитка смартфон сатып алу һәм товар ватылгач китерелгән зыяннан комплекслы яклауны иминиятләштерү шартнамәсе төзүгә бәйле ситуациядә гаделлекне торгызуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районы Баландыш авылында территориаль орган компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә, кулланучылар белемен арттыру белән бәйле.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1-10 декабрь көннәрендә Түбән Кама районында Халыкара инвалидлар көненә багышланган традицион чаралар уза. Мондый чараларны системалы рәвештә үткәрүнең максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә көн саен очрашырга туры килә торган проблемаларга игътибар җәлеп итү. Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ел саен Инвалидлар Декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен төрле чаралар уздыралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Инвалидлар декадасы һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре 9 декабрьдә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең күп функцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды. Ул кулланучылар хокукларын яклау һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнарны аңлату максаты белән оештырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасы җитәкчесе белән очрашу оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2020 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының күп функцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультация үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International