ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Күпербаш авылында чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте.

Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "Белоруссия ярминкәсе"н үткәрү традициягә керә. "Камаз" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Белоруссиядән килгән товарлар сату ярминкәсе уза.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече тарафыннан Балтач муниципаль районының "Балтач гимназиясе" МББУ кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Р.Р. Гәрәева сатучылар һәм эшкуар өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатып, укулар үткәрде.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече "Кулланучыларның хокукларын яклау" дигән темага республика олимпиадасын үткәрү чорында Теләче муниципаль районының "Теләче урта мәктәбе" МББУ 11 нче сыйныф укучылары өчен кулланучы белеме темасына дәрес үткәрде.

2019 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече "Болгар кадет интернат-мәктәбе" ДБББУ өлкән сыйныф укучылары өчен экстремизм, терроризм, шәхескә, җәмгыятькә һәм дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалау һәм кулланучы белемнәре нигезләрен өйрәнү буенча сыйныф сәгате үткәрде.

2019 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай шәһәрендә картлар һәм инвалидлар өчен "Юлдаш" интернат-йортында лекция-әңгәмә оештырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "10нчы татар-рус гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ һәм "40нчы гимназия" МББУ укучылары өчен сыйныфтан тыш чара үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында сатып алучылар өстенлек бирә торган әйберләр темасына анкета үткәрде.

Анкетада барлыгы 75 респондент катнашты.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән чираттагы мәртәбә очрашу үткәрде. Чарада катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге турыдан-туры кулланучыларга кагыла торган бүлекләре, РФ Хөкүмәтенең "Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International