Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына агымдагы елда җиһазлар ясау срокларын бозу Һәм заказ буенча җитештерелгән җиһазларда җитешсезлекләрне ачыклау мәсьәләсе буенча 5 мөрәҗәгать килде. Язма мөрәҗәгатьләр буенча кулланучыларга җиһаз җитештерүчеләр адресына дәгъвалар төзүдә ярдәм күрсәтелде, телдән мөрәҗәгатьләр буенча гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Яшел Үзән шәһәренең КФҮ филиалында кизү тору үткәрде, аның барышында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү һәм халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан, Әлки районының «Альфа» кибетендә консультация өстәле оештырды.
Чара барышында гражданнарга гарантия срогы дәвамында товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре һәм сатучының бурычлары аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Пейпия» ММ сәүдә объектында (Арча шәһәре) сатучылар өчен укулар үткәрде, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законнарын аңлатты.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы белән берлектә Лениногорск нефть техникумы студентлары белән кулланучылар хокукларын яклау буенча әңгәмә үткәрде. Укучыларны иң кызыксындырган мәсьәлә - сыйфатсыз гаджетлар сатып алу, шул исәптән интернет-кибетләр аша да - смартфоннар, ноутбуклар, акыллы сәгатьләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылындагы «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Телефон сатып алдым. Сатып алганда тавышны тикшермәдек. Берничә көннән соң, тавышын арттырган саен, динамикларның көчле сызгыруы ачыклана башлады. Мин аны башка телефонга алмаштыра аламмы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова Лениногорск башкарма комитетының икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Светлана Капишникова белән берлектә Лениногорск шәһәренең күпфункцияле үзәгендә чираттагы тапкыр кизү тору үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына барды.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар белән чаралар комплексы үткәрелде.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районында көндәлек ихтыяҗ товарлары сату кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.