ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә шәхси эшмәкәр мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, "чәчәк бизнесы хуҗабикәсе"нә 8995-933-**** номердан шалтырату килгән (соңрак кыз үзенең исем-фамилиясен, кабинет номерын атый) һәм шушы көннәрдә аның сәүдә объектында «Кулланучы почмагы»ның тулылыгын тикшерү булырга тиешлеген хәбәр итә. Сөйләшүдә норматив-хокукый документацияле басма продукция сатып алырга тәкъдим ителә. Шәхси эшмәкәрне бу шалтырату шиккә сала, һәм ул шалтыратуның кайдан ясалганын ачыклый башлый. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә профилактик чара үткәрделәр. Лекция кулланучыларның төп хокуклары һәм бурычлары турында фикер алышудан башланды һәм «Сак булыгыз, алдакчылар!» дигән тема белән дәвам итте. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының Кайнар линия телефонына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Быел гыйнвар аенда телевизор сатып алдым. Май уртасында ул начар күрсәтә башлады. Кибеттә миңа гарантияле ремонт тәкъдим иттеләр. Телевизор әлегә өйдә. Кибеткә китергәндә мин ремонттан баш тартып, телевизор өчен акча таләп итә аламмы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

31
май, 2024 ел
җомга

- Тормыш иптәшебез белән килеп туган бәхәсне хәл итәргә ярдәм итегез! – дип хатын-кыз Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, бер ай элек гаилә суыткыч сатып алган. Аның тартмасы комачаулый, чөнки габаритлы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү максатыннан Азнакай шәһәренең «Агат» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкогольле продукцияне дегустацияләү узды. Кибеттә сатып алучыларга җирле җитештерүченең яңалыклары тәкъдим ителә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша товар сатканда кулланучылар таләпләрен үтәү срокларын бозган өчен пеня исәпләү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

30
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлнара Абдрахманова Апас районы Деушев авыл җирлеге белгечләрен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыттылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка М. гарантияле ремонтка эре габаритлы товарны китерү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

- Сатып алганнан соң берничә ай узгач, гарантия срогы дәвамында кер юу машинасында кимчелекләр барлыкка килде. Мин бу хакта сатучыга хәбәр иттем. Сатучы товарны гарантияле ремонт өчен кабул итәргә ризалаша, әгәр сатып алучы товарны сатучыга үзе китерсә, чөнки аның автомобиле ремонтта. Гарантияле ремонт өчен товарны кем хисабына китерергә кирәк?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Апас районы Деушево авылындагы сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатып алучылар өчен консультация өстәле үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

29
май, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре эшкуарлар һәм штор салонына килүчеләр өчен чираттагы профилактик чара үткәрделәр. Эшмәкәр белән бергә кулланучы тарафыннан яхшы сыйфатлы, кыйммәтле тюль сатып алган, ләкин соңрак ул аңа ошамый башлаган  конкрет ситуацияне карадылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International