ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Барлык кешеләр дә кайчанда булса кибеткә кереп әйберләр ала яки поликлиникага табибка бара. Ләкин ике очракта да алар кулланучылар һәм шул ук вакытта сатып алынган товарның яки хезмәтнең сыйфаты канәгатьләндерелмәгәндә,  кайбер хокукларга ия икәнлекләрен уйламыйлар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 08 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллин Арча муниципаль районы Носы төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 08 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районы Носы Шушмабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Әгерҗе үзәк район китапханәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чарада катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау инвалидлар декадасы

8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара инвалидлар көнен үткәрү кысаларында, кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү, хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемен һәм социаль җаваплылыгын арттыру, сатыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм иминлеген арттыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә кизү торды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Алабуга шәһәренең «Лагуна» сәүдә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы һәм Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бу атна дәвамында Алексеевск районында инвалидлар декадасы кысаларында чаралар үткәрелә, шуның белән бу кешеләрнең проблемаларын искә төшерә, ә иң мөһиме, алар өчен социаль яклау һәм ярдәм күрсәтеп, җәмгыятьнең башка әгъзалары белән бертигез мөмкинлекләр бирә. Мондый чараларда алар үзләрен тулы канлы кешеләр, җәмгыятьнең актив әгъзалары итеп тоялар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау инвалидлар декадасы

Инвалидлар Декадасы кысаларында төрле оешмалар вәкилләре белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, хезмәткә сәләтле инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәләре, һөнәри юнәлеш бирү хезмәтләре күрсәтү, хокукый ярдәм күрсәтү көннәре уза. Болар барысы да «батыр кешеләргә» максималь игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкинлек бирә, аларның күп кенә проблемаларын искә төшерә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау финанс белеме

Халыкара физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай ТОУ белгече белән берлектә, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау инвалидлар декадасы

2022 елның 06 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ведомство карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясенә чыктылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International