ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Санитария-эпидемиология хезмәтенә фатирны бөҗәкләрдән эшкәртүгә заказ бирдем. Аларның сайтында хезмәт күрсәтүгә расланган смета урнаштырылган. Эшкәртүдән соң сайтта прейскуранттагы хезмәтләр бәясеннән күп тапкырлар артыграк булган счет куйдылар. Нишләргә?

 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре Чаллы шәһәренең «Лента» гипермаркетында шәһәр халкы өчен уртак чара уздырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Чирмешән муниципаль районында территориаль органның әйдәп баручы белгеч-эксперты Румия Сөләйманова белән берлектә районның сәүдә объектларында кулланучылар базары өлкәсе хезмәткәрләре (сатучылары) өчен күчмә уку семинарлары уздырды. Сатучыларга кулланучыларга сатканда товарның тиешле сыйфатын саклау планында эш тәртибе аңлатылды

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова Бөгелмә шәһәрендәге «С.А.» кафесы хезмәткәрләре өчен профилактик чара уздырды.

Чараның максаты - кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту.  

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре «Яшел Үзән суднолар төзү көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары өчен куллану грамоталылыгы буенча дәрес-семинар үткәрделәр

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Хәтта иң дустанә сатучы да нигездә сатып алучыда, барыннан да элек, табыш күрә.

- Сатучының яхшы мөнәсәбәте кулланучыны аптырашта калдыра аламы һәм товар яки хезмәт сатып алучы гражданның нәрсә таләп итәргә хокуклы икәнен беләме? - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре «Шатлык» үзәгендә ял итүчеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2024 елның 10 аенда ведомство буйсынуындагы территорияләрдә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектларына карата 250дән артык профилактик чара үткәрделәр. Нәтиҗәдә мәҗбүри таләпләрне бозу турында 219 кисәтү бирелде, 13 профилактик визит һәм 18 консультация үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бер урында берничә хезмәт алырга мөмкин булганда уңайлы. Күпфункцияле үзәкләр хезмәтләрнең зур спектрын алырга ярдәм итә, бу исә вакытны сизелерлек экономияли. Фатирга милек хокукын теркәргә яки паспортны алыштырырга килдегезме, бер уңайдан кулланучылар базары өлкәсендә үз сорауларын да хәл итә аласыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре белән уртак консультация өстәле уздырды.  

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына авыл кешесе кибеттән сатып алынган товарны китерү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Хатыны белән бергә ул көнкүреш техникасы кибетеннән кыйммәтле телевизор сатып алган. Сатучы сатып алучылар барында товарны, комплектлылыгын һәм аңа кагылышлы техник документларның булуын тикшергән. Товарның сыйфаты сатып алучыларны канәгатьләндергән һәм алар, товар өчен түләп, аны үз автомобильләренә алып киткәннәр. Әмма төрелгән хәлдә телевизор габаритлары аркасында җиңел автомобильгә сыймаган. Шул вакытта сатучы товарны күрсәтелгән адрес буенча аерым түләү исәбенә китерергә тәкъдим итә. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International