Кулланучылар белән чираттагы очрашу агымдагы елның 12 сентябрендә Балтач муниципаль районының КФҮ ДБУ филиалында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы МФЦ ДБУ филиалында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча консультация өстәле үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, кулланучыларның якланмаган категориясе булган өлкән яшьтәге гражданнарны алдау практикасының таралуын кисәтү максатыннан, өлкән яшьтәге кешеләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.
Консультация өстәле вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә шәһәр кешесе тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар алмашу өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына барды.
Анда хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз сорау белән мөрәҗәгать итте. Кибеттә аның белән күңелсез хәл килеп чыккан:
- Башка азык-төлек продуктлары арасында макарон эшләнмәсе сатып алдым, кассада түләгәннән соң, азык-төлекне кәрзингә салганда, макарон төргәге ертылда һәм макароннар сибелде. Бу очракта нишләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспециясенең Чистай территориаль органы белгече, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм Әлки районы халкының Кулланучылар белеме дәрәҗәсен арттыру максатларында, авыл кибетләренең берсендә гражданнарга консультация үткәрде.
Заманча мәгълүмати тәэмин итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча системалы, комплекслы эш федераль башкарма хакимият органнарының, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлегендә генә төзелергә мөмкин.
Яңа уку елы башлану белән ата – аналарда яңа мәшәкатьләр барлыкка килде. Мәктәпкә алынган барлык товарлар да балага туры килмәскә мөмкин - кечкенә туфли, уңайсыз букча, спорт формасы андый түгел һәм башкалар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законы буенча («Кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы» 25 маддәсе), мондый товарны 14 көн эчендә алмаштырырга мөмкин, әгәр товар кулланылышта булмаса, фабрика ярлыгы сакланган булса.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин шәхси эшмәкәр Әхмәтова В.Г. сәүдә объектында (Саба районы) сатучылар өчен семинар үткәрде. Чара кысаларында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре аңлатылды, коррупциягә каршы юнәлештәге, финанс белеме турында мәгълүмат бирелде һәм тарату материалы тапшырылды.